Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Казан кызы Даяна Кириллова Россия данын яклап «Евровидение-2013» балалар конкурсында катнашачак

Кичә Мәскәүдә «Евровидение-2013» балалар җырын башкаручылар конкурсына сайлап алу туры узды.

Илебезне халыкара конкурста тәкъдим итү хокукы өчен 18 коллектив һәм башкаручылар көч сынашты. Нәтиҗәдә әлеге дәрәҗәгә 12,19 балл җыйган Казаннан Даяна Кириллова лаек дип табылды. Ул махсус шушы конкурс өчен язылган "Хыяллан" ("Мечтай") җырын башкарды.

11нче «Евровидение-2013» балалар конкурсы 30 ноябрьдә Киевта узачак.

Даяна әлеге халыкара кокурса эләгү өчен узган ел да чыгыш ясаган була. Тик ул Мәскәү кызы Валерия Енгалычевадан аз гына калышып икенче була.

Даяна беренче тапкыр дүрт яшендә сәхнәгә чыга. Ул күп тапкырлар бөтенроссия һәм халыкара конкурслар, шулай ук «Созвездие - Йолдызлык» республика конкурсы лауреаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250