“Казан егетләре” ишәйгән
"Казан егетләре" төркеме моңа кадәр трио форматында эшләде. Айдар Әгъләмов, Илнат Фәрхуллин, Фәнил Фәйзуллин тамашачылар күңеленә кереп урнашты. Бер ай элек төркемдә яңа егет барлыкка килгән. Ул - баянчы Айнур Латыйпов.
- Ел ярым буе үзебезгә туры килердәй баянчы эзләдек, - ди егетләр. - Айнур шундый. Үзе җырлый, үзе бии, үзе уйный. Ул кубыз, курай, тальян, хромка кебек уен коралларында сыздырта гына. Әле безгә кушылганына бер генә ай. Шул кыска вакыт эчендә программаны тулысынча үзләштерде. Бик гади егет. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Айнур тамашачы белән дә җиңел аралаша. Студия җене аңа да кагылды. Хәзер ул да көне-төне шунда кайнаша. Концерт барышында үзенең аерым чыгышлары бар. Шул вакытта әбиләр аңа кушылып биергә чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа