Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Камы-Исмәгыйльгә – автомобиль

Район авыллары да яраткан милли бәйрәмебез Сабантуйны зурлап билгеләп үтте. Узган атнада Камы-Исмәгыйль авылы гөрләп торды.

Камыисмәгыйльлеләр бәйрәмне яхшы күрсәткечләр белән каршы алды. Аларның, чынлап та, мактанырлыгы бар. Авылның "Чагылтау" хуҗалыгы язгы кыр эшләрен озакка сузмый башлап җибәрде һәм аны 9 майга кадәр тәмамлады. Кыр эшләренә җәлеп ителәчәк техника көздән үк ремонтлап куелган иде. Чәүчлек орлыклар да кышны әйбәт үткәрде. Кыр эшләрен кыска срокларда тәмамлауда боларның барысы да зур роль уйнады.

Хуҗалык карамагында 2800 гектар җир исәпләнә. Шуның 1530 гектары чәчүлек җир, 175 гектары пар җирләре. Көздән чәчелгән 300 гектар уҗым культуралары да салкыннарга бирешмәгән. Күпьеллык үләннәр барысы да вакытында тукландырылган. Бодай, арпа, катнаш азык, берьеллык үләннәр яхшы сыйфат белән чәчелгән. "Чагылтау" җәмгыяте авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында производство-икътисади күрсәткечләр һәм 2012 елгы язгы кыр эшләре буенча хезмәт ярышында быел өченче урын алды һәм район Сабан туенда акчалата премия белән бүләкләнде.

Терлекчелек тармагына килгәндә, хуҗалыкта 660 баш мөгезле эре терлек асрала. Бүген савым сыерлары көненә уртача 11-12 литр сөт бирә. Шунысы куанычлы, терлекләрнең баш саны кимүгә юл куелмый. Бүген алар өчен кышлату чорына терлек азыгы әзерләү бара. 300 тонна печән тупланган инде. Узган елдан калган печән, сенаж тагын бер елга җитәрлек күләмдә булса да, терлек азыгы әзерләү эше дәвам итә.

Камыисмәгыйльлеләрне олы бәйрәмебез белән котларга мәртәбәле кунаклар - Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Ф.Әбүбакиров, шулай ук Германия докторлары Ханс Кордес һәм Зеев Ицхар да килде. Авыл халкын Сабантуй белән тәбрик итеп, Мәҗит Салихов, Ришат Әбүбакиров, Камы-Исмәгыйль авыл җирлеге башлыгы РаульДәүләтов, "Чагылтау" ҖЧҖ җитәкчесе Гомәр Нәбиев изге теләкләрен җиткерделәр, киләчәктә дә уңышлар юлладылар. Район башлыгы алдынгы хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырды. Хәбәр иткәнебезчә, ел саен районда авыл җирлекләре арасында санитар-экологик торыш, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре буенча бәйге уздырыла һәм анда җиңүчеләрне Сабантуйда зур бүләкләр көтә. Быел I дәрәҗәдәге диплом һәм ВАЗ-2107 автомобиле белән Камы-Исмәгыйль авыл җирлеге бүләкләнде. Мәҗит Хаҗипович авыл җирлеге башлыгы Р.Дәүләтовка автомобиль ачкычын тапшырды.

Ә аннан соң мәйданда спорт уеннары, күңел ачулар башланды. Биредә дә милли көрәш һәркемнең игътибар үзәгендә булды. Камы-Исмәгыйль Сабан туе батыры булып шушында гомер кичерүче Наил Шәйдуллин калды. Германия кунаклары яраткан бәйрәмебезнең бик ошавын әйттеләр.

И.Апачаева әзерләде.

Автор һәм М.Фарукшин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250