Мәдәният. Сәнгать

Кабатланмас Дилбәр

Артист булу өчен аның бөтен мөмкинлеге дә була - тавыш дисәң - тавыш, буй-сыны да күз явын алырлык, чибәрлекне дә табигать аңа мулдан биргән. Аның кебекләр турында бер сүз белән театрда яшәүче, үз ролендә йөзүче, диләр. Сүзебез Татарстанның атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймова турында.

Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсен 30 елдан артык үзгә һәм хисле образлары белән бизәп килгән актриса шушы көннәрдә үзенең алтын чорына - гомер урталыгына керә. Инде артка борылып карасаң да буладыр. Ә анда сагынып искә алырлык ямьле дә, гамьсез дә чаклар. Роль артыннан роль, гастрольләр, зал тутырып килгән тамашачы алкышлавы, театрга бәйрәмгә килгәндәй йөрү... Дилбәр апаның матур тормыш мизгел-хатирәләре. Нәкъ кинодагыча, мавыктыргыч сюжет линиясе, ләбаса, бу. Ә Дилбәр апа кебек харизмалы һәм холкы җете кызыл төсләргә бай ханымны, режиссер булсам, мин дә төп героиня итеп сайлар идем. Аңа андый рольләр - алгы планда булу бик килешә. Нәфислелек тә, тамашачыны ышандыра белү сыйфаты да, дистәләгән артист арасыннан аерылып торырдай күңел хисләре дә бар аңарда.

Сюжет башы - Актанышта

Ничек башлана соң әле безнең героиня турында төшереләсе кино? Киң басулы юлны узгач, саф чишмәле һәм борма елгалы Яңа Әлем авылының мөлдерәмә сулы күле ачыла... Актаныш районында җырга-моңга мөкиббән, эзләнүчән һәм тырыш кешеләр күп. Безнең актриса да шундыйлардан. 8 балалы ишле гаиләдә туып үсә ул. Халидә апа бөтен җаны-тәне белән балаларының бәхетле булуын, кызларының зәңгәр күзләрендәге нурлары сүнмәвен, иңнәрендәге фәрештәләренең һәрвакыт янәшә булуларын теләгәндер, күрәмсең. Игелекле ананың теләк-хыяллары чынга аша - һәркайсы үз урынын табуга ирешә. Ә менә арада иң чая кыз - Дилбәр аеруча бәхетле йолдыз астында туган булып чыга.

8 нче сыйныфта укыганда ул апасы янына Казанга укырга күченә. Балачактан театрга гашыйк кызга башкалада тормыш үзе уңышлы, югарыга күтәрелергә ярдәм итәчәк беренче баскычын тәкъдим итә.

- Рәсимә апаның ире - минем җизнәй, танылган драматург Юныс Сафиуллин Казанда укуны тәмамлагач, бик тә үтемле киңәш бирде: "Балдыз, синең артист булыр өчен бөтен мөмкинлегең дә бар. Училищега барып кара әле". Аның сүзләре ул вакытта минем өчен тормыш кануны кебек тоелды. Бәхетемдер, шул ук елны укырга кердем", - дип, искә ала ул елларын Дилбәр ханым.

Ә ул чагында театр училищесына конкурсны узу, ай-һай, җиңел бирелми. Бер урынга - өч кеше. Булачак халык кешеләрен - сәхнә аша мәдәниятне үстерәчәк артистларны энәсеннән-җебенә кадәр тикшереп, карап алалар! Нәкъ кинодагыча була бу - уйламаган җирдән кастингны узып, Актаныш кызы Казан театр училищесы студенты була да куя!

Бәхетле актриса

Дилбәр ханымга багышланган киноның иң кызык мизгеле менә шул өлештә башлана да инде. Гамьсез студент еллары, беренче тапкыр ишетеп кенә белгән олпат шәхесләрне күрү - могҗиза, ләбаса. Рабит Батулла, Шамил Бариев, Асия Хәйруллина, Гали Хөсәенов - тагын берничә елдан Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булачак кызның беренче укытучылары бу.

"Сагындырды" дип, бер сүз белән генә әйтәчәк студент еллары турында соңыннан безнең герой. Театрны тәмамлагач исә 19 яшьлек кыз Актаныштан әллә ни ерак булмаган нефтьчеләр төбәгенә кайтып урнаша. Рөстәм Абдуллаев 9 артистны инде әзер спектакльләргә кертеп тә җибәрә. Әлмәт театрының Луиза Солтанова, Дамирә Кузаева, Ләлә Садыйкова кебек сәхнә легендалары белән берсе артыннан берсе уңышлы спектакльләр куйган, тамашачыны гастрольләр белән хәтта караңгы авыллардан да мәдәнияткә тартып чыгарган чагы бу. Монда да яшь, мөлаем Актаныш (күпмедер дәрәҗәдә инде Казанлашып беткән) кызына бәхет елмая. Борис Васильевның "Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде" спектаклендә үзенә охшаган чая һәм чибәр Соня Гурвич ролен башкарып беренче данын казана. "Ул рольгә шулкадәр кереп киттек, үзебезнең геройларга үзебез ышанып, хәтта елый идек", - дип сөйли ул спектакль турында Дилбәр ханым.

Җырлы-биюле, якты образлы рольләргә аннан соң да ирешә ул - Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" спектакле бөтен татар дөньясын шаулата. Яшь актриса "Гүргә керер сер иде"дә олы йөрәкле Нурия ролен тудыра. "Татар хатыны ниләр күрми" спектаклендә Мәфтуханы уйнап, Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивалендә "Икенче пландагы роль өчен" дипломы белән белән бүләкләнә.

Аның өчен жанр кысалары юк - комедия, трагедия, фарс амплуасындагы героинялар да аңа бертигез буйсына. Җыр-биюгә оста булуы Дилбәр Әбүнәгыймованың иҗат мөмкинлекләрен тагын да киңәйтә. Фоат Садриевның "Тәрәзәгә егет килгән" комедиясе, Фатыйх Әмирханның "Тигезсезләр"ендә Сәлимә роле, Данил Салиховның "Сәер кеше" драмасында Раушания образы - саный китсәң, аның һәр роле кабатланмас. Шуңа да актрисаны яхшы белгәннәр, аның белән эшләгән режиссерлар рольне яхшы башкара дип түгел, ә "Рольдә йөзә ул Дилбәр", - диләр. Юкка гына аны сәхнәдә артист икәнен оныттыра белә торган актриса дип әйтмиләр. Табигыйлек - Дилбәр Әбүнәгыймованы бөтен республикага таныткан, аның холык-фигылен тасвирлый торган иң дөрес бәядер.

Реклама

Киноның дәвамы булачак...

Дилбәр ханымны хезмәттәшләре "эш аты" дип сыйфатларга ярата. Монда күпмедер хаклык та бар - ат елында туган кешеләргә тынгысыз булу, көч-кодрәтнең ташып торуы хас.

- Без театрга бер чорда килдек. Аның чибәрлегенә әвәл шаклар каткан идек, арада иң матуры иде ул. Дилбәр һәрвакыт героиняларны уйнады. Аның кыз чагында фамилиясе дә аһәңле - Камалова иде! Афишаларның беренче юлында гел аның затлы исеме яңгырап торды, - дип Асия Харисова бергә кичкән сәхнә йомгагын сүтә.

Берара "Пародалы актриса" дигән кушамат та тагалар әле аңа. Байрас Ибраһимов эчке кичерешләрне үз йөрәге аша уздырып уйнавы, гүзәл табигате, тембрлы тавышы өчен аңа шулай дия торган була. Бүген исә режиссерлар аңа яңа рольне тапшырганда "Булдыра алырмы?" дип һич кенә дә шикләнми - Дилбәр ханымның күпкырлы рольләргә керә белә торган чагы. Кирәк икән, ул яшь кызга да әверелә, яхшылап грим салсаң, гомер йөген тарткан әби дә була ала. Алтын урталык диюләре бу очракта менә шул буладыр.

- Спектакль барганда тамашачы белән артист арасында җеп сузыла. Менә шуны татудан да ләззәтлерәк әйбер юктыр! Тамашачының синең йөзеңә сарылып, һәр әйтәсе сүзеңне йотып утыруы - кызыклы һәм кирәкле артист икәнеңне дәлилли, - ди Дилбәр Рәшит кызы.

"Дилбәр" фильмының тагын бер маҗаралы өлеше турында язарга онытканмын бит - оста артист булуыннан тыш, ул юмарт дус һәм искиткеч тормыш иптәше дә бит әле! Сөйгән яры Айрат белән ике балага тәрбия-белем биргәннәр. Икесе ике гасыр баласы (кызы Диләрә белән улы Айзатның яшь арасы 15 ел) дип шаяртса да, ике нарасые да әти-әнисе өчен өзелеп тора, аларның бәхете өчен җаны-тәне белән сызланып йөри безнең героиня. Игезәк оныклар куанычын татырга, яшь әби статусына керергә дә өлгергән инде.

Матур теләк-хыялларының тормышка ашып, үткәне кебек киләчәгенең дә якты булуын телисе генә кала аңа. Ә алда планнар зурдан - бер-берсенә охшамаган образларны тагын да килешле итеп уйнау, кул осталыгын чарлау (Дилбәр апа - оста тегүче һәм бәйләүче дә әле), гомернең алтын чорын пар канат белән бергәләп узу... Димәк, без Дилбәр исемле якты героиня турында әле тагын ишетәчәкбез, сөйләячәкбез икән. Ихтимал, "Дилбәр" дигән киноның дәвамы да башы кебек үк матур һәм җанлы булыр!

Филүзә Хәмидуллина

Фотолар шәхси архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Кабатланмас Дилбәр
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать