Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Иске Суркин авылында Кама аръягы чувашларының VII ачык “Учук” фестивале узды

Милләтләр арасындагы дуслык, хезмәттәшлек үрнәкләрен үстерү һәм ныгыту - Иске Суркин авылында узучы Кама аръягы чувашларының VII ачык "Учук" фестиваленең максаты шундый.

Быел бу чарада Татарстанның 14 районыннан, Казан, Чиләбе, Магнитогорск өлкәләреннән иҗат коллективлары катнашты. Чувашларның әлеге мәҗүси бәйрәмен мең ярымнан артык кеше тамаша кылды. Фестивальнең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Чувашия республикасының Татарстандагы вәкиле Константин Яковлев, Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятләр үсеше үзәге белгече Фәридә Кислякова, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин һәм башкалар бар иде. Быелгы фестиваль "Иң асыл чуваш егете" шигаре белән узды. Бәйгедә катнашып җиңү яулаган ир-атларга бүләккә махсус техника һәм Иске Суркиннан җир участогы вәгъдә иттеләр.

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250