Иске Әлмәткә “Иске Әлмәт” кайта
Киләсе елда шәһәребездә тагын бер мәдәният учагы ишекләрен ачачак.
Бүген байтак еллар буе буш торган район Мәдәният йортына нефтьчеләр тырышлыгы белән капиталь ремонт ясала. Эш барышы белән без дә таныштык.
Район Мәдәният йорты шәһәрнең иске өлешендә урнашкан. 2008 елның гыйнварыннан ул үзенең эшчәнлеген "Нефтьче" Мәдәният сараенда дәвам итте. Шулай итеп Иске Әлмәт кешеләренә (биредә 14 меңгә якын кеше яши) мәдәни чараларга йөрү ераклашты. "Татнефть" ААҖ Әлмәтнең 60 һәм Татарстан нефтенең 70 еллыклары уңаеннан быел шактый объектлар төзеде, реконструкцияләде. Компания җитәкчелеге шәһәрнең иске өлешендә яшәүчеләрнең үтенече буенча район Мәдәният йорты бинасын да торгызырга карар итте һәм капиталь ремонт кураторы итеп "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсен билгеләде. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, бу "Елховнефть" идарәсенә йөкләтелгән беренче җитди объект түгел. Ул моңа кадәр дә шәһәрдәге социаль билгеләнештәге күп кенә объектлар төзелеше һәм реконструкциясе вакытында башкарма заказчы булып үзен танытты. Комсомол паркы, шәһәр күле, шарлавыклы буаларның күпчелек өлеше, Шевченко урамындагы юл, күп яруслы һәм җир асты машина кую урыннары, Гагарин урамы, Тукай проспекты, онкология поликлиникасы, 2, 16 нчы мәктәпләр - елховнефтьлеләрнең хезмәте куелган объектлар исемлеген озак дәвам итәргә була. Һәм менә район Мәдәният йорты бинасы.
- "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге безгә бу бинаны ремонтлау һәм тиешле хәлгә китерү, билгеләнеше буенча эшләтеп җибәрү бурычын куйды, - диде "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе начальнигының капиталь төзелеш буенча урынбасары Равил Гыйззәтов. - Эшкә сентябрьнең икенче яртысында керештек. Төрле вариантларны тикшергәннән соң сөзәк түбә ясау фикеренә килдек. Тышкы якта яраксыз хәлгә килгән җылылык трассасын, бу 200 метр чамасы, алыштырдык. Шулай ук канализация линиясен ремонтладык.
Капиталь ремонтка проектны "Стройпроект" ясаган, ә генераль подрядчы - "Спецстройинвест" җәмгыяте. Биредә шулай ук субподрядчылар да эшли. Мисал өчен, "Полистрим" ЖЧҖ вентиляция ясый. Бина эчендә отделка эшләре белән шөгыльләнә алу өчен ноябрь башларында җылы бирелгән. Элек пластиктан булган өлешләренең дә яраксыз хәлгә килүе сәбәпле, тәрәзәләрнең барысын да алыштырырга туры килгән.
Беренче каттагы фойены да өр-яңадан ясау планлаштырыла. Подвалдан да файдаланырга карар ителгән. Хәзер аны балчыктан чистарту эшләре бара.
- Быелга 28,5 миллион сумлык эш башкару каралган иде. Бүгенгә 80 проценты үзләштерелде, - диде Равил Гыйззәтов. - Вентиляция, электрүткәргечләр, эчке отделка, фасад, территорияне төзекләндерү кебек эшләр киләсе елда башкарылачак. Без барлык эшләрне 2014 елда Нефтьчеләр көненә тәмамларга тиешбез. Әлегә эшкә аяк чалучы проблемалар күзәтелми.
Район Мәдәният йорты директоры Чулпан Газимова планнары белән уртаклашты. Билгеләп үтелгәнчә, биредә спорт секцияләре эшләячәк. Шулай ук рәсем сәнгате, кул эшләре, фольклор, җыр, хореография студияләре, халык уен кораллары ансамбле һәм башкалар оештырылачак.
- Район Мәдәният йортына йөрүчеләр күп булыр дип ышанам, - диде директор. - Балаларга да, өлкәннәргә дә әллә кая барырга туры килмәячәк. Барысы да янәшәдә генә. Балалар да, бирегә эштән соң килүче зурлар да тамак ялгап алсын өчен буфет ясалачак. Подвалда нигездә спорт заллары булачак.
Шәһәрдә яшәүчеләр арасында Мәдәният йортына исем бирү буенча бәйге дә оештырылган иде. 200 гә якын тәкъдим кергән. Күпчелек "Иске Әлмәт"не тәкъдим иткән. Фикерләр искә алынып, район Мәдәният йортына "Иске Әлмәт" исеме бирергә карар ителгән. Димәк, киләсе елга Иске Әлмәт халкы буш вакытларын кабаттан файдалы итеп уздыра башлаячак. Ә биредә моның өчен бар мөмкинлекләр тудырыла - иркен спорт, тренажер һәм башка бүлмәләр, заманча уңайлыклар, концерт-спектакльләр кую-карау өчен 250 урынга исәпләнгән тамаша залы ясала. Бары тик активлык кына кирәк.
Ә хәзергә "Иске Әлмәт"тә эш кайный. Капиталь ремонт барышын "Елховнефть" идарәсе начальнигы Рөстәм Хәлимов үз контролендә тота. Сишәмбе көнне дә ул биредә булып, эш барышын үз күзләре аша кичерде, фикерләрен белдерде, тәкъдимнәрен җиткерде.
Ирина Апачаева
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа