Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ирләр дә елый, яки Язмыштан узмыш юк

Сезон ябылырга санаулы көннәр калып барганда Әлмәт драмтеатрында «Адашкан ир» спектакленең премьерасы булырга тиеш иде. Кызганыч, тамашачы аны карау бәхетеннән мәхрүм калды - вәзгыять планнарга үзгәрешләр кертте.

Шулай да ул әзер. Артистлар һәм спектакльне сәхнәләштергән иҗат төркеме аны театр җитәкчелегенә һәм хезмәттәшләренә тәкъдим итте.

Спектакль барышында геройларны жәлләп уфтанган тамашачы йөрәге генә чыдасын. Эчтәлеге беренче минутлардан ук үзенә тартып ала һәм ахырга кадәр җибәрми – тамашачының Гафур (Эдуард Латыйпов) һәм Гөлсем (Энҗе Сәйфетдинова) тормышы белән «яшәячәгенә» шигем юк. Ул елата да, ярсыта да, өметләндерә дә, сөендерә, көендерә... Йөрәкне чеметтереп алырдай урыннары күп, күңелнең сыкраганын күршедәге тамашачы да ишетеп торырдыр, мөгаен – гыйбрәтле язмышларның беркемне дә битараф калдырганы юк әле. Тормышта без андыйларны еш ишетәбез, «гайбәт түгел, гыйбрәт булсын» дип телдән-телгә йөртәбез. «Адашкан ир» - нәкъ шундый яралы язмышлар, ялгыш-хаталар турында. Көндәлек тормыштагы, гади кешегә якын һәм кызыксыну уята торган тема.

Әсәрнең авторы – Әлмәт язучысы Рәмзия Габделхакова. Исеме иҗат әһелләре арасында яхшы таныш язучының тагын бер баскычка югары күтәрелүедер бу, мөгаен. Һәрхәлдә, танылу һәм мәртәбә үрендә торучы Әлмәт театры авторга дан-шөһрәтне мулдан китерәчәк. Мәгълүм ки, әсәрне халык йөрәгенә үтеп керерлек итеп язу гына җитми, ул сәхнәгә күтәрелгән икән, аның киләчәге, казанышы режиссерның осталыгыннан, нечкә тоемлавыннан һәм артистларның уеныннан тора. Иманым камил, «Адашкан ир»гә тулы заллар юрарга була – беренчедән, куелышы кабатланмас: яшәү белән үлем арасын чагылдыручы сәхнә бизәлеше (рәссам Рөстәм Баймөхәммәтов), йөрәккә ятышлы музыка (композитор Эльмира Галимова), геройларның хис-тойгыларын җиткерүдә сәхнәгә куелган хәрәкәтләр, пластик бизәлеш (балетмейстер Рәмизә Мөхәммәтшина) тел-теш тидерерлек түгел. Спектакльнең режиссеры – Уфадан Зиннур Сөләйманов, Әлмәт театрында «Яшь йөрәкләр» спектаклен сәхнәләштергән шәхес – бу юлы да театрның өметләрен аклагандыр. Премьера көннәрендә ул лаеклы алкышлар белән сәламләнергә тиеш иде. Хәер, яңа театр сезонында бу мөмкинлек булыр дип уйлыйм.

Ярсу хис-тойгылар, көтелмәгән вакыйгалар, мәхәббәт-хыянәт, югалтулар арасында адашкан ирнең тормышчан бәянын җиткерүче, яралы язмышларны йөрәккә үтеп керерлек итеп уйнаучы Әлмәт театры артистларына мактау сүзләре генә аз. Сез таш бәгырьләрне дә эретерлек көчкә ия!

Спектакль күңелләрне яуларга тиеш. Кемдер бәлки үзен бу вакыйгалар үзәгендә дип хис итәр, икенчеләр танышларының тормышын күзаллар, ничек булса да, адәм балаларының язмышы гыйбрәт алу өчен кирәктер

Спектакльдән соң күптән укыган сүзләр хәтеремә төште. Бер акыл иясе һәрвакыт кулына китап тотып йөргән. Моны күзәткән шәкертләре анда күп гыйлемнәр язылгандыр дип уйлый икән. Бары тик акыл иясе бакыйлыкка күчкәч кенә алар китапны кулга төшергән. Ә анда нибары өч җөмлә язылган: «Үткәнеңнән гыйбрәт ал! Хәзерге көнеңнең кадерен бел! Киләчәккә әзерлән!»

Китап сүзе, әмма хакыйкать!.. Яңа театр сезонында әлеге спектакльгә бармый калмагыз!

Гөлназ Гыйззәтуллина

ФОТО: Татьяна Афонина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса