Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Илшат АГИЕВ: “Хәлилне уйныйсым килә” (+фото)

Бүгенге әңгәмәбез Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь артисты Илшат Агиев белән. Аны тамашачылар Кәрим Тинчуринның "Назлы кияү" спектаклендәге Камәретдин, Наил Гаетбайның "Кызлар килде авылга"сыннан бригадир Әмир, "Студентлар 3D"дан Морат, Әмирхан Еникинең "Тормыш корабы"ндагы Вафа һәм башка обзразлар аша белә. Театрда ике ел эшләү дәверендә егет үзен өметле артист итеп...

Бүгенге әңгәмәбез Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь артисты Илшат Агиев белән. Аны тамашачылар Кәрим Тинчуринның "Назлы кияү" спектаклендәге Камәретдин, Наил Гаетбайның "Кызлар килде авылга"сыннан бригадир Әмир, "Студентлар 3D"дан Морат, Әмирхан Еникинең "Тормыш корабы"ндагы Вафа һәм башка обзразлар аша белә. Театрда ике ел эшләү дәверендә егет үзен өметле артист итеп күрсәтә алды. Ә бит Илшат бу хакта хылланмаган...

- Илшат, сәнгатькә бала чагыңнан ук гашыйк идеңме, яисә очраклы рәвештә килеп кердеңме?

- Һичшиксез, очраклы рәвештә. 9 нчы сыйныфны тәмамлап, җырчы булу теләге белән мин Казан музыка училищесына юл тоттым. Анда барлык имтиханнарымны "бишле"гә тапшырдым, ләкин яшем аркасында миңа 11 нче сыйныфтан соң килеп карарга тәкъдим иттеләр. Бу хәбәрдән соң мин якындагы киоскка барып, журнал сатып алдым да, уку йортларын караштырырга булдым. Бәхетемә каршы, театр училищесына керер өчен дә нәкъ мин тапшырган имтиханнар кирәк икән. Ризыгым шушында булгандыр инде күрәмсең. Мин театр училищесына юл тоттым...

- Соңыннан нәкъ бирегә укырга кергәнеңә үкенмәдеңме соң?

- Беренче курста андый мизгелләр булып алды. Этюдлар күрсәтә башлагач, кыен чаклар булганлыгы хәтердә. Чөнки мин театрның ни икәнен аңламый идем, гомумән, кызыксынганым да булмады. Имтиханда да: "Нинди спектакльләр беләсең?" - дип сорагач, мин: "Галиябану", - дип җавап бирдем. Ильдар абый Хайруллин һәм Тәслимә ханым Хәләф аркасында гына театрга гашыйк булдым. Бу кешеләр минем тормышымны баштан аяк үзгәрттеләр. Алар мине театрны яратырга, һәм тулаем театр тормышы белән яшәргә өйрәттеләр. Мин аларга бик рәхмәтлемен.

- Әлмәт театрына аяк баскач, сине нинди хисләр чорнап алды?

- Нефтьчеләр башкаласы минем өчен тормыш агымын сизә белергә мөмкинлек бирә торган шәһәр. Чөнки Казанда тормыш "кайный", гомереңнең үткәнен сизмисең дә. Шул кечкенә, тыныч шәһәрдә иң зур бина булып күренде миңа театр. Ул шулкадәр матур, зәвыклы. Хәзер, күпме гомер биредә эшләгәннән соң, "Театр - минем тормышым", - дип курыкмыйча әйтә алам. Чөнки мин театрдан башка яши алмыйм, ял көннәрендә хәл белер өчен генә дә килеп китәм. Күпертеп әйтү түгел, җаным, күңелем һәрвакыт театрда. Гомеремне театр белән бәйләргә әзер мин. Һәм Әлмәт театрына зур өметләр баглыйм. Нәкъ менә шушы сәхнәдә Әлмәттә туган хыялларымны чынга ашырасым килә.

- Сер булмаса, нинди хыяллар, Илшат?

- Кайбер кешегә бу хыял бәлки бик кечкенә булып күренер, ләкин минем өчен ул бик зур. Театр сәхнәсендә бер генә тапкыр булса да үземнең концертымны куясым килә. Мин, әлбәттә, моның өстендә эшлим, профессионал вокал белән шөгыльләнәм.

- Эстрада җыры белән спектакль җырының аермасы бармы?

- Концертка тамашачы ял итәргә, җырчының сәнгатенә сокланып, тамаша карарга килә. Ә театрда, әлбәттә, башкача. Монда кешеләр геройлар тормышы белән үз язмышларын чагыштыралар, кайвакыт геройларда үзләрен күреп, хәтта төрле ситуациядән чыгу юлын да табалар. Театр җырларында, беренче чиратта, матурлык түгел, тормышчанлык чагылырга тиеш.

- Театрдагы актерлар белән мөнәсәбәтең ничек? Алардан син нинди сыйфатлар белән аерылып торасың?

- Актерлар арасында аңлашылмаучанлыклар, әлбәттә, була. Бер генә актер да моның аша үтми калмыйдыр. Уку дәверендә дә күп кенә театрлар, актерлар белән аралаштым, ләкин Әлмәт театрындагы кебек коллективны очратканым булмады. Аннан соң мин көнләшә белмим һәм моны актер өчен иң уңай сыйфат дип уйлыйм. Училищега укырга озатканда әти миңа: "Беркайчан да көнләшмә!" - диде. Бу сүзләрне һич онытасым юк. Ак көнләшү генә бар миндә.

- Тормышыңны нинди образ белән чагыштырыр идең?

- Уйнаган рольләрем арасыннан "Кызлар килде авылга" спектакленнән Әмир роле. Ул - авыл малае, нечкә күңелле, шул ук вакытта чын ир. Миңа бик якын образ. Ә амплуам - "Галиябану" спектакленнән Хәлил. Миңа ул бик ошаган, аны уйныйсым килә.

Әңгәмәдәш Эльмира Харис

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса