Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Илфир Якупов - Г.Камал исемендәге ТДАТ директоры

Яңа директорның исемен театр труппасы белән очрашуда ТР мәдәният министры игълан итте

Илфир Якупов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының директоры булды. 13 октябрьдә бу хакта ТР мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин белдерде.

Илфир Илшат улы Якупов 1982 нче елның 25 нче маенда туган. 2004 нче елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлаган (Марсель Сәлимҗанов курсы).

2003-2005 елларда - ТР Мәдәният министрлыгының театр сәнгате буенча алдынгы белгече

2005-2007 елларда - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры ярдәмчесе

2007-2012 елларда - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының маркетинг буенча директор урынбасары

2011 нче елдан - КФУда белем ала, "Магистр бизнес-администрирования" (МВА) квалификацион дәрәҗәсе

2012 нче елның февраленнән - Г.Камал исемендәге ТДАТ директоры вазыйфасын башкаручы.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250