Илһам Шакировның туганы җырчының ярдәмчел һәм игелекле булуын искә алды
Мәдәният. Сәнгать

Илһам Шакировның туганы җырчының ярдәмчел һәм игелекле булуын искә алды

"Ул балачактан ук җитеш тормыш күрмәгән, шуңа күрә кешеләргә һәрвакыт булышып яшәргә теләге бик көчле иде", - ди Флүр Шакиров.

Илһам Шакировның бертуган абыйсының улы Флүр Шакиров җырчының кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынуы турында сөйләде. Бу хатирәсе белән ул "Татар-информ" хәбәрчесе белән мәрхүмне җирләгән вакытта бүлеште.

"Илһам абый әйтә торган иде: "Әгәр мин кешегә яхшылык эшли алам икән, минем өчен моннан да кадерлерәк нәрсә юк". Ул балачактан ук җитеш тормыш күрмәгән, шуңа күрә кешеләргә һәрвакыт булышып яшәргә теләге бик көчле иде", - диде ул.

"Ул музыкантларына һәм шагыйрләренә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышты һәм беркемгә дә "мин сиңа булыштым, син миңа тиешсең" дип әйтмәде. Яхшылык эшләдең -бетте, оныт. Менә шундый игелекле кеше иде ул", - диде Флүр Шакиров.

 

Фото: Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar