Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Игътибар һәм хөрмәт кичәсе

БМО генераль ассамблеясы тарафыннан 1990 елның 14 декабрендә игълан ителгән Халыкара өлкәннәр көне илебездә 1992 елдан башлап билгеләп үтелә башлады. Әлеге чараның төп максаты итеп өлкән яшьтәгеләр проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү һәм башкалар тора. Әлмәт муниципаль районында да бу игътибар һәм хөрмәт күрсәтү көне ел саен үткәрелә. Алар бүген...

БМО генераль ассамблеясы тарафыннан 1990 елның 14 декабрендә игълан ителгән Халыкара өлкәннәр көне илебездә 1992 елдан башлап билгеләп үтелә башлады. Әлеге чараның төп максаты итеп өлкән яшьтәгеләр проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү һәм башкалар тора. Әлмәт муниципаль районында да бу игътибар һәм хөрмәт күрсәтү көне ел саен үткәрелә. Алар бүген дә дәвам итә әле. Ә 1 октябрьдә Яшьләр үзәгендә тантаналы кичә оештырылды.


Ветераннар хәрәкәте нәшатлыларын котларга, изге теләкләрен җиткерергә район башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров, район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов та килгән иде. Ришат Фазлытдинович Өлкәннәр көне уңаеннан районда һәм шәһәрдә зур программа эшләнүен, алга бер генә пенсионерны да игътибардан читтә калдырмау бурычы куелуын билгеләп үтте. Чыгышта ветераннар җилкәсенә авыр еллар төшүе, аларның сугыш, илне торгызу михнәтләрен кичерүләре, нефть чыгару эшенә, шәһәргә дә нәкъ менә өлкәннәребез тырышлыгы, аларның армый-талмый хезмәте белән нигез салынуы ассызыкланды. Бүген остазларының эшен аларның шәкертләре дәвам итә. Шәһәрдә һәм районда олы яшьтәге 37 меңнән артык пенсионер исәпләнә. Өлкәннәр көнендә аларның берсе дә игътибардан читтә калмасын өчен финанслауның төрле чыганаклары файдаланыла. Предприятие-оешмалардан лаеклы ялга киткәннәргә ярдәм предприятие хисабына күрсәтелә. Предприятие һәм оешмасы булмаган 1932 елда туучылардан өлкәнрәк 1700 кеше ТОСМСларга беркетелгән. Алар тору урыны буенча хәйрия чаралары хисабына хөрмәтләнә. Ә инде 1932 елгылардан яшьрәк 2700 пенсионерга ярдәм күрсәтү муниципаль бюджет хисабыннан каралган.
Әлмәт муниципаль районында өлкәннәр белән эш даими алып барыла. Федераль һәм республика бюджетыннан ай саен шәһәрдә һәм районда яшәүче 61673 кешегә ЕДВ, торак-коммуналь хезмәтләр түләүгә субсидия түләнгән. Республика һәм муниципаль бюджеттан авыр тормыш ситуациясендә калган 209 аз тәэмин ителгән кешегә һәм гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелгән. Шулай ук җирле бюджеттан фашист концлагерьларында булган кече яшьтәге тоткыннарны азат итү, Ватан геройлары, Җиңү, Өлкәннәр көненә багышлап социаль ярдәм чаралары күрсәтүгә 1099000 сум бүлеп бирелгән.
Р.Ф.Әбүбакиров шәһәр һәм район тормышына тукталып, хәзергә 240 тан артык ветеранның торак белән тәэмин ителүен, чиратта тагын 70 ләп кешенең булуын җиткерде. Зур эш алып барулары өчен шәһәр һәм районның ветераннар советына, социаль яклау идарәсенә һәм башкаларга рәхмәт сүзләре белдерелде. Бу көннәрдә мәгариф ветераны, хәзер дә җәмәгать тормышында нәшат катнашучы, "Ветеран" хорын җитәкләүче К.С.Титова үзенең юбилейлы туган көнен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан район башлыгы аңа бүләк тапшырды.
Өлкәннәрнең үзләреннән дә рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Ветераннар советы рәисенең беренче урынбасары А.П.Никифоркин шәһәр һәм район, "Татнефть" җитәкчелегенә һәрвакытта да ярдәм кулы сузганнары өчен җылы сүзләрен юллады. Ул залда утыручылар игътибарына ветераннар советы эшчәнлегенә яңа эш формалары кертелүен хәбәр итте. Мәсәлән, пенсионерлар арасында спартакиада, смотр-конкурс- лар оештырылачак, авыллардагы ветераннар оешмалары белән аерым эш алып барыла һәм башкалар. Ветеран В.Кадомцев исә үзләреннән якты эз калдырган, исемнәре киң билгеле булган өлкән яшьтәге шәхесләрнең исемнәрен урамнарга бирүләренә шатлануын әйтте һәм бу эшнең дәвамлы булуын теләде.
Картаямыни соң йөрәк... Өлкәннәр тәшкил иткән гармунчылар, "Сүнмәс йөрәкләр" ансамбле һәм башкаларның җыр-моңнарын тыңлаганнан соң чынлап та йөрәкнең һаман да яшь булып калуына инанасың.
И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса