Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Голос” телепроектында Динә Гарипова жиңде, икенче урында – Эльмира Кәлимуллина

"Беренче канал"ның "Голос" тапшыруы узып барган елның иң шау-шулысы булып танылды.

Финалга Татарстан кызлары чыкты. Кызларның икесе дә музыкага әйләнгеч юллар аша килгән. Эльмира Кәлимуллина, музыка училищесында музыкаль ишетү сәләте юк дигәч, юридик көллияткә укырга керә. Ә Динә Гарипова, музыканы ташларга уйлап, журналистика факультетына юл тота.

Эльмира Кәлимуллина тумышы белән Түбән Кама районыннан. 6 яшьтән музыка белән шөгыльләнә башлаган. Ниндидер бер чарадан соң аңа Казан дәүләт консерваториясенә имтихан биреп карарга тәкъдим итәләр. Монда исә кызны ике куллап укырга алалар. Эльмира "Голос" бәйгесенә консерваториядән китә. Җәй азагында ул кастингка бара.

Тыйнак кием-салымы һәм үз-үзен тотышы белән нык аерылган Яшел Үзән районы кызы Динә Гарипова исә кечкенәдән җырчы булырга хыялланган. Җырчы булган һәм... сәхнәдән арып, журналистикага кереп киткән.

Аның әти-әнисе - медицина фәннәре кандидатлары. Әтисе татарча романслар башкарырга һәвәс булган. Абыйсы Булат та бик матур җырлаган. Нәкъ менә абыйсының җырлавына таң калган Динә әтисенә, мине абый кебек артист булырга өйрәт, дип әйтә. Бу хәл "Родина" мәдәният сараенда "Алтын микрофон" җыр театры концертын караганнан соң була. Анда Булат та катнаша. Кызының үтенеченнән соң әтисе аны Булатның укытучысы Елена Антоновага җитәкләп бара. Шулай итеп Динә "Алтын микрофон"да җырлый башлый. Акрынлап кызның хыяллары тормышка аша. Ул Иваново шәһәрендә узган "Жар-птица" бөтенроссия конкурсында I дәрәҗәле лауреат була. 2001 елда исә "Йолдызлык" республика концертында җиңә. Моннан соң фестиваль комитеты оештырган төрле концертларда катнаша. Ул - "Алтын микрофон" җыр театры солисты да. Динә "Голос"ка килгәнче Габделфәт Сафин белән концертлар да оештырып йөргән.

2009 елда Динә Россия Президенты Дмитрий Медведев премиясенә лаек була. Талантлы кыз репертуарына татар, рус, инглиз һәм француз җырларын туплый. Аңа бүген бөтен ишекләр дә ачык

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250