Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Халык уен кораллары оркестры хисап тотты

Әлмәт музыка көллияте каршында 1975 елда оешкан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Цветков җитәкчелегендәге әлеге төркем кичә "Нефтьче" Мәдәният сараенда чыгыш ясады.

Тамашачы залында халык күп булмаса да, бирегә сәнгать дөньясының ихлас җанатарлары гына килгән дию һич ялган булмастыр. Чөнки мондый осталык белән бары тик шул халык уен кораллары оркестры гына уйный. Ике сәгатькә сузылган искиткеч җылы мохитта бик рәхәтләнеп классик көйләрне, төрле милләт халыкларының милли җырларын, романслар тыңларга мөмкинлек туды. Һәр чыгышка рәхмәтле тамашачының алкышлары нокта куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса