Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Халык артисты

26 гыйнвар көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында яраткан артистыбыз Рамил Минхановның юбилеена багышланган тантаналы чара булып узды.

Бирегә төрле төбәктән мәртәбәле кунаклар, иҗат әһелләре, артист белән бергә эшләгән режиссерлар, курсташлары, дуслары, аның иҗатына гашыйк әлмәтлеләр җыелды. Кичә беренче минутларыннан ук тылсымлы көч кебек тамашачыларны үзенә җәлеп итте. Театрда 26 ел эшләп, 80 гә якын образ тудырган Рамил Минханов төрледән-төрле сәхнә алымнары кулланып, тормышчанлык хас булган трагик, комик образларны тудыра алуы, заманча уйнавы белән кабатланмас актер булуын тагын бер тапкыр исбат итте - тамашачыларга танылган спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде.
Юбилярны бу көнне ТР мәдәният министры урынбасары Г.Нигъмәтуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Габдрәкыйпов, "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе урынбасары М.Бикморатов, мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары З.Әхмәтбаева, "Хәзинә" газетасы мөхәррире И.Мингәрәев тәбрик итте. Шулай ук Г.Камал театры директоры Ш.Закиров, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Р.Юкачева, К.Тинчурин, Г.Кариев исемендәге театр, Минзәлә, Яр Чаллы, Бөгелмә театрлары директорлары, режиссерлар Б.Ибраһимов, Р.Галиев, Р.Шәрипов, Н.Гаетбай, Д.Сәмирхановлар изге теләкләрен юллады.
Бу көнне Әлмәт театры, тамашачылар өчен аеруча күңелле вакыйга булды: Татарстанның атказанган артисты, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рамил Минхановка ТР Президенты Указы белән Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Моннан тыш, ул Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының, "Татнефть" ААҖ профсоюз комитетының Мактау грамоталары, "Рухият" рухи яңарыш фондының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
- Театрыбызның тарихы бар. Үткән юлы, шәхесләре, даны, тамашачысы һәм, әлбәттә, аның Рамиле бар, - диде Әлмәт драма театры директоры Ф.Исмәгыйлева һәм юбилярга театрның йөзек кашы булып калуын теләде. - Яныңда һәрвакыт труппаң, коллективың, тормыш иптәшең Сәкинәң, балаларың булсын. Бүген театрыбызда сезнең династия булуы белән горурланабыз.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250