Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәлия: «Ирем урыс булса да Коръәнне миннән яхшырак белә»

- Гүзәлия ханым, нинди яңалыкларыгыз бар? - Тиздән Казанда яңа альбомымның һәм клибымның презентациясе, шуңа әзерләнеп йөрим. - Ә шәхси тормышыгыздагы яңалыкларга килгәндә? - Әллә ни юк: шул ук ир белән сугышмый, талашмый, аерылышмый яшибез, Аллаһыга шөкер (көлә). Ирем - Вячеслав, урыс милләтеннән. Бер дә урыска кияүгә чыгармын дип уйламадым....

- Гүзәлия ханым, нинди яңалыкларыгыз бар?
- Тиздән Казанда яңа альбомымның һәм клибымның презентациясе, шуңа әзерләнеп йөрим.

- Ә шәхси тормышыгыздагы яңалыкларга килгәндә?
- Әллә ни юк: шул ук ир белән сугышмый, талашмый, аерылышмый яшибез, Аллаһыга шөкер (көлә).
Ирем - Вячеслав, урыс милләтеннән. Бер дә урыска кияүгә чыгармын дип уйламадым. Язмыш дигәннәре шул буладыр. Аның белән ресторанда эшләгән вакытта таныштым. Ул анда табын артында ислам дине турында сөйләде. Аның: "Ля Иляха илля Ллах, Мухаммад расулю-Ллах", - дип әйтүе, безнең киләчәктә бергә булуыбызның хәл итүче мизгеле булды. Ислам динен ул нык хөрмәт итә. Коръәнне миңа караганда да яхшырак белә. Университетта укыган елларында Коръәннең урысчага тәрҗемәсен укып чыккан.

- Ә татарча аңлыймы?
- Әйе, сөйләшкәндә татар сүзләрен дә катыштыра. Беркөнне "Инстаграм"да: "Минем матурым", - дип комментарий да калдырган.

- Соңгы арада сезнең белән булган кызыклы хәл...
- Бизәнми, чәчкә прическа ясамый, кроссовки, куртка киеп кенә "Икея" кибетенә барып кайтырга булдым. Мәскәү бит, монда бик танымыйлар. Казанда гына болай үзеңне иркен хис итеп булмый. Сөлге, аш-су бүлмәсенә кирәк-яраклар алдым да, кассада чиратта басып торам. Бер апа, яныма килеп: "Гүзәлия, сезнең белән фотога төшәргә мөмкинме?" - димәсенме? Шулай да була икән.

- Яңа ел алды кәефе ничегрәк? Әзерләнәсезме?
- Өй түренә чыршыны бизәп куйдык. Һәр ел саен уенчыкларны яңартып торам, быел да кыйммәтле берничә уенчык алдым әле. Алар төрле стильдә, төрле материалдан һәм һәркайсы нәрсәне булса да аңлата, билгеле бер мәгънәгә ия. 30ы, 31е көнне эшлибез, Яңа елны эштә каршы алам. Ирем дә эштә минем белән булачак.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса