Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәлем һәм Салават Миннеханов: «Тере, җанлы, безнеңчә»

Яраткан җырчыларыбыз инде август аенда ук җиң сызганып эшкә керешкән. Алар узган сезонда бөтен республиканы «җиһазчы»-музыкантлары белән таң калдырган иде. Бүген исә парлы җырчыларның тагын да кызыклырак һәм җанлырак тамаша әзерләп ятулары. Безнең якташыбыз, матурлыгы һәм нәзәкатьле тавышы белән күпләрне үзенә җәлеп иткән Гүзәлем һәм татар эстрадасында якты образлы Салават...

- Соңгы елларда җырчылар берсеннән-берсе уздырып, уникаль программалар тәкъдим итә. Узган ел сез дә «Телепортация» тамашасы белән күп кенә шәһәрләрдә булып, моңарчы күрелмәгән яңача концерт тәкъдим иттегез һәм ул күпләргә ошады. Үз дигәнегезгә ирештегез дип саныйсызмы?

- Хәзер җырчылар да, концертлар да бик күп. Тамашачыны костюмнар белән дә, ниндидер шоулар белән дә шаккатыруы авыр. Аерылып торырга, ниндидер мөгез чыгарырга кирәк. «Телепортация» программасы да шуңа нигезләнде. Идеясы да тормыштан алынды. Сәхнәдә күп очракта уйнаган булып кыланып буш клавишник яки гитарачылар басып тора. Җырчылар телендә аларны "җиһазчылар"- мебельщик диләр. Без менә шуңа бераз юмор белән карап, сәхнәгә музыкант-җырчыларның манекеннарын урнаштырып, аларны экраннар аша күрсәттек. Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Илсөя Бәдретдинова, Мөнир Рахмаев һәм башка җырчыларны телевизор экраннарына күчердек. Моңа төрле карашлар булды. Тамашачының һәрберсенә дә ярап булмый. Алай да алкышлар, уңай фикерләр күбрәк булды.

- Быелгы программагызны башка юнәлештә оештырырга уйлыйсыз дип ишеттем.

- Әйе, быелгы концерт тулысы белән тере тавыштан гына торачак. Инструменталь ансамбль белән берлектә тере, җанлы концерт белән җырчыларның моңарчы районнарга чыкканы булмады. Бу бик катлаулы һәм четерекле эш. Өстәвенә кыйммәткә дә төшә. Әмма без бернигә карамастан, программабызга менә шуны төп үзенчәлек итеп алырга булдык. Шул рәвешле концертларга, эстрадага яңа сулыш өрергә исәплибез. Халык тере тавышлы инструменталь ансамбль тыңлауга, тере тавышлы җырларга сусаган дип уйлыйбыз. Төркемдә 18-20 ләп кеше булачак.

- Әлмәттә сезне ноябрь уртасында көтәбез. Якташлар алдында чыгыш ясау күбрәк җаваплылык сорыймы? Алар сезне ничек каршы ала?

- Әлмәт халкын мәдәни яктан узындырылган дисәң дә була. Биредә бушлай урам концертлары уза, быел гына да күпме популяр артист чыгыш ясады. Хәтта Россиянең танылган йолдызлары килеп концерт оештырды. Билгеле, бу очракта тамашачыны шаккаттыруы, ниндидер үзенчәлек белән җәлеп итүе авыррак. Әмма әлмәтлеләр безне ярата. Концертларга билетлар да узган ел бик тиз арада сатылып бетте. Аннан хәзер артистлар үзләре дә бит халыкка бик нык якынайды. 1980-90 елларда телевизор яки радиодан гына күреп-ишетеп белгән җырчыларның җырларын тыңларга дип концертларга йөрсәләр, хәзер артист кешенең тормышы да ап-ачык. Безнең җырларны әле ныклап таралганчы ук интернет аша тыңлап, алып була. Әмма алай да халык яраткан җырчысына йөри, килә ул.

- Әлмәтне үзешчән җырчы һәм композиторларга бай төбәк, диләр. Алар белән хезмәттәшлек итәсезме?

- Республиканың талантлы һәм хит-җырлар яза торган барлык композиторлары Әлмәттә яши. Роберт Андреев, Хәмид Мәткәримов, Владимир Федоров, Рәфис Камалов, Артур Җамалетдинов, Людмила Янеева - һәммәсе талантлы. Алар белән эшләү бик рәхәт. Гомумән, сәхнәдә эшләү, эстрада тормышы белән янып яшәү үзе бер ләззәт бирә ул. Концертлар белән шәһәрдән-шәһәргә йөрүләр дә, мөгаен, шуңа ардырмыйдыр.

- Планнарыгыз белән дә таныштырып үтмәссез микән?

- Планнар, әлбәттә, эстрада, зур сәхнә белән бәйле. Җыр - ул безнең

яшәеш. Дини җырлар яздыру нияте дә бар. Алга таба да матур чыгышлар, халык күңеленә ятышлы программалар белән киңрәк мәйданнарны биләргә, тамашачы белән һәрвакыт бергә булырга, җырлап яшәргә иде!

- Хыялларыгыз тормышка ашсын, уңышлар сезгә!

Әңгәмәдәш Филүзә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса