Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның интернет-кибетләре ачылган

Ул "Интернет-магазин Гузель&Ильдар» дип атала.

"Китаплар, дисклар сорап мөрәҗәгать итүчеләр бик күп. Кая гына барсак та, шуларны сорыйлар. Гастрольләргә үзебез белән дә алып йөрибез аларны. Тик ерак төбәкләрдә елга бер тапкыр гына булабыз. Без килгәнне көтеп тормыйча гына, үзләренә кирәк вакытта һәм үзләренә кирәк күләмдә алу мөмкинлеге булсын өчен булдырдык инде без бу кибетне", - диделәр җырчылар үзләре бу хакта.

Әлеге кибеттән Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов җырларын туплаган дискларны, төрле елның концерт язмаларын, аларның рәсеме төшкән календарьларны гына түгел, "Без - икәү" дип исемләнгән беренче һәм "Бәхет бит ул..." исемле икенче китапларын да алдырырга була. Әле алай гына да түгел, теләге булган кеше киләчәктә Гүзәл белән Илдарның фоторәсемнәре төшкән кружкалардан чәй эчә һәм махсус футболкалар киеп йөри алачак.
Интернет-кибеттә сез теләгән календарь, китап, блокнот, диск һ.б. продукциягә заказны Алия Емашова (http://vk.com/a.emashova) ала. Аның әйтүенчә, бер-бер артлы заказлар килеп кенә тора. Товарның бәясен түләгәч, китаплар, дисклар һ.б. посылка белән төрле шәһәрләргә юл ала.
http://www.zamansulyshy.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса