Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразова белән Элвин Грейны нахакка гаеплиләр

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова тамашачыларын сюрпризлар, яңалыклар белән сөендереп кенә тора.

Әле берсеннән-берсе кызыклы, үзенчәлекле челенджлар дисеңме, әле яңа җырлар, клиплармы, йә булмаса шаккатмалы бәйгеләрме - Гүзәл белән Илдардан яңалык көт тә тор! Җырлы гаиләдән тагын бер хәбәр - шушы көннәрдә Гүзәл Уразованың "Ничек җырчы булырга?" дип аталган китабы дөнья күрде.


Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовларның иҗатларын актив рәвештә күзәтеп барган тамашачылар хәтерлидер, моңа кадәр аларның "Без икәү" һәм "Бәхет бит ул" китаплары чыккан иде инде. Алдагылардан аермалы буларак, "Ничек җырчы булырга?" китабын Гүзәл тулысы белән үзе язган.

- Әлеге китапны мин дүрт ел элек иҗат итә башлаган идем. "Җырчы булу авырмы, җиңелме?" дигән сорау турында уйланучылар биредә үзләренә җавап табарлар дип уйлыйм. Бик күп фотолар белән бизәлгән китап битләрендә минем иҗат юлым, моңарчы беркайда да әйтелмәгән кызыклы фактлар, төрле хәлләр турында укып белергә мөмкин. Шулай ук алдагы китаплардагы даими рубрикалар - танылган шәхесләрнең безнең турыдагы фикерләре дә урнаштырылды. Моннан тыш, китапта унбиш җырның сүзләрен һәм көен дә табарга мөмкин. Миңа спорт, дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча да сораулар еш бирәләр. Аларга да җавап бирергә тырыштык. Шунысын да әйтәсе килә, китап татарлар өчен генә эшләнмәгән, ул ике телдә иҗат ителде.

- Аны концертларыгызда гына алып булачакмы?
2000 данә тираж белән басылып чыккан әлеге иҗат җимешен Россия төбәкләре буйлап узган концертларда сатып алырга мөмкин. Тамашага килә алмаган, әмма китапны үзләрендә булдырырга теләүчеләр киләчәктә аны Интернет кибеттән дә сатып ала ала.

- Гүзәл, Радик Юльякшин белән берлектә иҗат иткән "Хороший, красивая" җырыгызның күптән түгел генә презентациясе булды. Аны инде барлык радиоларда да ишетергә мөмкин. Кыска вакыт эчендә хит булып танылган җырның барлыкка килү тарихы ничек булды?
- Әйе, уртак иҗат җимешебез татар телле радиолардан кала, БИМ радио, Восток FMда да яңгырый. Февраль аенда языла башлаган җырыбыз баштан ук Восток FM радиосы өчен иҗат ителгән иде. Җыр бөтенләй яңа форматта. Югары дәрәҗәдәге, көчле аранжировкалы эшебез белән татар эстрадасындагы торгынлыкны ниһаять кузгатып җибәрербез дип өметләнәм.

- Җыр тирәсендә барган сөйләшүләрдә плагиатлык дигән сүзләр дә ишетелгәләде.
Монда берничек тә плагиатлык турында сүз була алмый. Чөнки ул - дүрт кешенең иҗат җимеше. Көен Радик белән бергә иҗат иттек, сүзләренең авторлары - Эльвира Сафина һәм Бабек Мамедрзаев.

- Сезнең концертларыгызга тамашачы әлеге җырны да ишетергә дип киләчәк. Икегезнең дә гастрольләр графигы бик тыгыз. Уртак иҗат җимешегезне Элвин Грей белән башкару мәсьәләсе алдан сөйләшендеме?
- (Көлә) Әлбәттә, аны концертларыбызда да башкарасыбыз килә. Җырны тудырганда шуны күз алдында тотып эшлибез бит инде. Ә менә барлык концертларда да бергәләп башкару мәсьәләсе турында дөрес фикерлисез. Барысында да килеп чыкмас, шулай да тамашачылар җырны дуэт буларак мөмкин кадәр күбрәк ишетерләр.

Зөһрә Садыйкова

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса