Гран-при Әлмәттә калды
Мәскәү әдәбият институтына укырга керергә хыялланган әлмәтле үзенең хыялына бик тиз ирешәчәк.
"Казан утлары" журналы инде берничә ел рәттән "Ак җилкән" Бөтенроссия әдәби әсәрләр конкурсын уңышлы гына уздырып килә.

Аеруча безнең Әлмәт укучылары бу бәйгедә актив катнаша. Шушы көннәрдә "Казан утлары" журналы редакциясе, танылган язучылар, шагыйрьләр Әлмәтнең беренче гимназиясенә бәйгенең йомгаклау турына җыелды. Габдулла Тукай премиясе лауреатлары Илфак Ибраһимов, Марсель Галиев, Газинур Морат һ.б. сәхнәдән әдәби иҗатка сәләтле булган мәктәп укучыларын тыңлады, аларның әсәрләре белән танышты.


Йомгаклау турына республиканың төрле районнарыннан 60 тан артык укучы чакырылган иде. Проза, поэзия, драматургия, публицистика жанрларында иң уңышлы дип табылган әсәрләр арасында һәр юнәлештә I, II, III урыннар, иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек өчен бүләк, авторның үз стилен чагылдырган әсәр өчен, композицион осталык өчен бүләк, сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре өчен бүләкләр бирелде.
Гран-при традиция буенча бары тик иң югары балл җыючы бер укучыга гына тапшырыла. Һәм быел ул Риза Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе укучысы, "Әлмәт таңнары" газетасының актив язучысы Ләйсән Хәеровага бирелде. Быел 11 нче сыйныфны тәмамлаучы яшь кыз үзенең кичерешләре аша авыр яшүсмерләр турында "Кояш халкы" дигән хикәя чыгарган. Аның бу язмасын жюри хактан да татар әдәбиятын тулыландыра алырдай әсәр дип тапты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia