“Голос”: Билан командасы җырчылары дүрт остазны да елатты
"Голос"ның "Поединки"-"Көрәш" өлешендә бүген залдагылар берара тынсыз калып, күз яшьләренә буылды.
Торнике Квитатиане белән Влади Блайберг "Молитва за родителей" җырын башкарды. Сәхнәдә чыгыш ясаучы Торнике да җырны елый-елый, көч-хәл белән башкарып чыкты. Дүрт остаз да күз яшьләрен яшерә алмады. Полина исә сүз дә әйтә алмыйча, бик озак елады. Леонид белән Григорий да бик дулкынланды. Дима ике җырчыны да югары бәяләде һәм Торникены үз командасында калдырды. Леонид исә Владины проекттан җибәрмичә, үз командасына алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа