Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

«Голос-4»: бу юлы татарстанлылар булырмы?

Популяр телешоу «Голос»та чираттагы сезон көтелә.

Бу юлы анда катнашачак 150 кеше арасында Татарстаннан бер генә җырчы да юк икән. Бу ни хикмәт?! Юкса моннан алдагыларында безнең республика вәкилләре хәтта финалга кадәр үк барып җиткән иде бит. Болар - Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Тина Кузнецова һәм Дина Гарипова. Соңгысы беренче сезонда җиңеп тә чыкты.

Шоу 4 сентябрьдә старт ала. «Укытучылар» арасында элекке составтан Александр Градский гына калган. Быелгы иптәшләре Григорий Лепс, Полина Гагарина һәм рэпер Баста.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса