Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның кызлары туды [+ФОТО]

Кичә 4 апрель көнне Шәрипҗановлар гаиләсе әти-әни булды. Сәгать 01:00 да Казанның 1нче номерлы бала тудыру йортында көтеп алынган беренче сабыйлары дөньяга аваз салды. Авырлыгы - 3460 грамм, буе - 53 сантиметр булып туган кыз балага Асылбикә дип кушарга телиләр.

- Бар да әйбәт узды, нарасыемны үзем таптым. Кызыбыз кап-кара чәчле, бераз бөдрәләнеп тә тора. Ирем Илсурның әнисенә охшаган. Йөкле икәнемне 7 атнадан соң, котырып алма ашый башлагач кына белдем. Күңел болганулар бөтенләй борчымады. Аның каравы, тән авырлыгым 22 килограммга артты. Анысын начар дип санамыйм. Хәзер без тулы, бәхетле гаилә. Кызыбызга бар әйбер дә алынган. Артистлар арасында булачак әниләр күп. Эстафетаны башлап җибәрдем. Аягым җиңел булсын, - дигән теләктә калды Гөлназ Шәрипҗанова.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса