Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гашыйклар көнендә Әлмәттә килен төшереп, самавыр кайнаттылар [+ФОТОЛАР]

"Яңа елның 100 көне" проекты кысаларында янә бер вакыйга Әлмәтнең 2016 ел тарихына уелып калды.

14 февраль Изге Вәли көнен әлмәтлеләр быел "Любимый Альметьевск" шугалагында саф һавада каршылады.

Нефтьчеләр мәйданының һәр почмагы мәхәббәт күренешен хәтерләтте, кызыклы уеннарга бай булды.

Туган якны өйрәнү музее тарафыннан әзерләнгән мәхәббәт өстәле яныннан берәү дә тыныч кына узып китә алмады. Шунда ук аерылмас курчаклар- гореф-гадәт буенча һәр гаиләдә булырга тиешле тукымадан тегелгән уенчыкларны да теләге булган һәркем ясап, үз ярына бүләк итә алды.

Кичүчат, Миңнебай, Тайсуган һ.б. авыл мәдәният йортлары тарафыннан тәкъдим ителгән килен төшерү йоласы мәйданчыгына да күпләр битараф кала алмады. Нәни сабыйларны да бәйрәмдә онытмадылар. Имбирле йөрәк формасындагы прәннекләрне бизәү, 2 нче музыка мәктәбе оештырган маҗаралы викториналар, мәхәббәт турында шигырьләр сөйләү

- бар да мондый бәйрәмнәрне үз итүче балаларны уйлап эшләнелгән иде. Аларның һәрберсенә мандариннар өлешү дә үзгә килеп чыкты.

Бәйрәмнең төп символы - кызыл йөрәк аша фотосурәткә төшү, сәхнәдә барган концерт номерлары, белем йортларының шаяннар һәм тапкырлар клублары чыгышлары, яшь парларның шугалакта узышулары - бар да бәйрәмчә һәм кызык узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса