Габдрахманлылар Казанны яулады [+ФОТОЛАР]
Авыл картларына мондый бәхет әле кайчан килер иде?
Авылның бер генә чарасын да күз уңыннан калдырмыйча, аларда һәрвакыт катнашып килгән ветераннар белән республиканың популяр урыннарына экскурсиягә баруны габдрахманлылар инде матур бер гадәткә керткән. Узган ел тарихи Болгарны күреп соклансалар, быел алар заманча Казанга сәяхәт кылды.
Башкала хактан да барысына да ошады. Тукай язганча пар атлы Казан булмаса да, бүген дә ул нурлы кала! Җиңү паркында картлар авылдан чыккан герой каһарманнарның исемнәрен барларга да өлгерде, 2013 елда сафка баскан яңа ЗАГС идарәсен - Казан кәсәсен дә күреп хозурландылар. Шәһәр уртасындагы татар авылын да, Камал театрының фонтаннарын да, Тукайның шүрәлесе һәм батырына куелган һәйкәлне дә карап сокландылар.
- Менә шулай тик ята торганнардан түгел инде без, ел да кая да булса барып кайтабыз. Автобус табып, безгә картлыкны яшәртергә мөмкинлек тудырган җитәкчеләргә, авылыбызның мәртәбәле шәхесләренә рәхмәт инде. Үзең теләсәң дә болай чыгып китә алмыйсың бит, - дип авылның мөхтәрәм кешесе, ветераннар советы рәисе Нажия апа Мәүлетбаева бу сәяхәтне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.
Картларның үзләренә дә менә шулай җир җимерттереп яшәгәннәре өчен баш иярлек. Әле кайсы авыл әби-бабайлары Казан урамнарында тальян тартып, татар халык җырларын көйләп йөри?! Сәләтләрен бөтен илгә, хәтта чит илләргә танытып кайткан «Сәрбиназ» фольклор ансамбле белән «Мирас» дини мөнәҗәтләр ансамбле апалары моны да булдырды. Әле генә тегүче өстәленнән төшкән затлы костюмнарын алар казанлыларга күрсәтеп кайтты.
Матур фотосурәтләргә төшеп, күңел кылларын тибрәтеп, хәтердә озакка сакланачак кызык сәяхәт булды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа