Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Евровидение–2016” сәхнәсенә шәрә һәм бүре белән чыгарга исәпли [+ФОТО]

Продюсер Виктор Дробышның шәкерте тамашачыларны шаккатырырга җыена.

Конкурс Стокгольмда 10-14 майда узачак. Белоруссия җырчысы Александр Иванов сәхнәгә анадан тума шәрә һәм үзе белән чып-чын бүре дә алып чыгарга исәпли.

Уйлаганын тормышка ашыру өчен аның командасына конкурсны оештыручылардан рөхсәт алырга кирәк.

"Шведлар әле аптырашта. Әйе, Саша шәрә һәм бүреләр белән сәхнәгә күтәреләчәк, - дип белдергән Дробыш. - Без һәммәбез үзебезне берәр җанварга тиңли. Һәркем аның белән күзгә-күз очраша алмый. Без һәркемнең кеше белән табигать арасындагы бәйләнешен күрсәтергә телибез".

Европа букмекерлары Россия җырчысы Сергей Лазаревның җиңүенә ставка ясый. Бишлеккә Швеция, Хорватия, Мальта, Австралия җырчылары да кертелгән.

Белоруссия җырчысы әле аутсайдерлар исәбендә тора. 43 ил арасында рейтингның 40 нчы урынын били.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса