Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Эстониядә Татар киносы көннәре уза

2012 елның 30 ноябреннән 2 декабренә кадәр Эстония башкаласы Таллинда Татар киносы көннәре узачак.


Бу чараны Европа татар яшьләре берлегенең Эстониядәге активистлары Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә оештыра.
Әлеге чара кинематограф аша татар тарихы, мәдәнияты белән танышу, татар телен ишетү өчен зур мөмкинлек тудыра.
Татар киносы көннәрен уздыру идеясен I Европа татар яшьләре форумы вакытында БТЯФ рәисе Тәбриз Яруллин җиткергән иде. "Татар киносы аша халкыбызның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияты белән янәшәбездә яшәгән башка милләт вәкилләрен таныштыра алабыз, - диде ул. - Һәр ел Татар киносы көннәрен уздыру Россия төбәкләре һәм чит илләрнең татар яшьләре өчен традициягә кереп бара.
Өч көн эчендә Эстония тамашачысы татар телендә Юрий Феттингның "Бибинур", Рамил Төхвәтуллинның "Бөркетләр" һәм Илдар Ягъфәровның "Күктау" фильмнарын карый алачак.
Барлык фильмнар да рус һәм эстон субтитрлары белән "Дуслык" кинотеатрында бара. Оештыручылар субтитрлар фестивальгә зуррак аудитория җәлеп итәчәк дип саный.
"Татарча фильмнар карау безнең ватандашларга яңадан үз ана телләрен ишетү өчен зур форсат. Алар аны каядыр урамда түгел, ә кинотеатрда ишетәчәк һәм бу безнең өчен гадәттән тыш хәл", - диде Европа татар яшьләре берлеге рәисе урынбасары Кадрия Гәрәй. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат үзәге хәбәр итә.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250