Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Elvin Grey Әлмәт түрәсенә багышланган җыр башкара [+ВИДЕО]

"Ирләр" дип аталучы җырның сүзләре шагыйрә, "Җомга" тапшыруы авторы һәм алып баручысы Нәфисә Сабирҗанованыкы. Музыка авторы - Айрат Хәмидуллин.

Җырның язылу тарихына килгәндә, ул бик кыска вакыт эчендә иҗат ителә. Elvin Grey аны тиз арада үз репертуарына да кертте. Озакламый җырны Әлмәтнең танылган шәхесе, зур түрәнең олуг юбилеенда башкарачаклар. Ә аның исемен әлегә сер итеп саклыйбыз. Бәлки җырның сүзләре аша аның кемлеген танучылар да булыр. Җавапларыгызны комментарий итеп калдырыгыз һәм безнең сайтны күзәтеп барыгыз - "Ирләр" җырының хуҗасын без, һичшиксез, сезгә хәбәр итәрбез.

Ирләр

Нәфисә Сабирҗанова сүзләре.

Айрат Хамидуллин музыкасы.

Ир-ат чоры яшькә бәйле түгел,

Ак чәч белән бәя бирелми.

Ил язмышы иңнәрендә икән

Яшь һәм картка ирләр бүленми.

Кушымта:

Ир-егетнең яше мөһим түгел,

Егермедән түбән, өстә ни -

Кылган гамәлләре изге икән,

Еллар гына картлык өстәми.

Иярләнгән атлар һәр егетнең

Йөрәгендә ята тугач та.

Ышанычны аклап, саклап була

Малай чакта, бабай булгач та.

Имәндәй нык, кыя таштай каты

Булсалар да ирләр тормышта,

Бар дөньяны җылытырлык хисне

Җанда йөртә алар тумыштан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса