Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Эльмира Кәлимуллина Путинны төшләрендә күреп уяна

31 март көнне Казанның "Пирамида" күңел ачу залында, "Беренче канал"да бара торган "Голос" тапшыруы финалисты, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның беренче концерты узачак.

Хәзер җырчы бөтен буш вакытын концертка әзерлеккә багышлый. Хәтта төшенә чакыру билеты сорап Владимир Путин да кергән икән.
- Бу көннәрдә минем бөтен уем, бөтен барлыгым бары тик концерт турында гына. Төшемдә дә әлеге тамаша белән саташам. Мәсәлән, бүген Россия Президенты Владимир Путинны күрдем. Ул минем янда тары боткасы ашап утыра иде. Соңыннан: "Миңа чакыру билеты кая соң?" - дип сорады. Бу концертка мин «Голос» проектының финалыннан ук килдем. Инде шул вакытта ук Динә Гарипова, Маргарита Позоян, Анастасия Спиридонова белән бер сәхнәдә тамаша үткәрергә хыялландым, - дигән Эльмира Кәлимуллина "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.
http://tuylar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса