Дәрәҗәле премиянең лаеклы лауреатлары: Саҗидә Сөләйманова премиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
Әлмәт әдәби-мәдәни үзәккә әверелде.
Инде 11 тапкыр "Рухият" фонды, язучылар берлеге һәм Әлмәт муниципалитет дәрәҗәле премияне язучы-шагыйрәләргә тапшыра. Шушы вакыт дәверендә 76 язучы аңа лаек булды инде. Быелгысын исә Казаннан Халисә Ширмән, балалар язучысы Борис Вайнер һәм Чаллыдан Әлфия Хаҗиәхмәтова алды. Аларга 50 мең күләмендә премия тапшырылды.
Шулай ук кызыксындыру премиясе дә быел Әлмәттә калмыйча, читкә китте. Воткинскидан Гөлфия Исхакова, Түбән Камадан Рифкать Имаев, Казаннан Лениза Валиева алды әлеге дәрәҗәне. Моннан тыш, дистәләгән яшь каләм ияләрен дә сәхнәдән алкышларга күмделәр.
Әлмәт театр артистлары тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль композициядә шагыйрәнең бөеклеге тасвирланды. Аның шигырьләре һәм җырлары ул кичтә артистларга була янә халык күңелендә яңарды. Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева, «Татар моңы» халыкара бәйге лауреаты Ранис Габбасов та тамашага үзләренең моңлы җырлары белән аерым бер җылылык өстәде.
Әлеге әдәби чара турында тулырак газетаның киләсе саныннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia