Драмтеатр Ялтада туй уздырачак
Бүген Әлмәт драмтеатры Ялтага юл алды.
Безнең артистлар Б. Брехт пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Туй» спектакле белән театр сәнгатенең «Театр. Чехов. Ялта» VIII халыкара фестивалендә катнаша. Анда профессиональ иҗат коллективлары тарафыннан барлыгы 15 спектакль күрсәтеләчәк. Эксперт советы бәйге программасына Германия, Иран, Египет, Россия спектакльләрен сайлап алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа