Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Драмтеатр артистлары "Шәмсенур"да бәйрәм ясады [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

...Ерактан ук күңелгә ятышлы моң ишетелә: үзебезчә, матур, милли көй. Үзем дә сизмәстән шул якка таба атладым.

Баксаң, «Шәмсенур» паркында драмтеатр артистлары әдәби-музыкаль кичә уздырырга җыенып йөри икән. Минем шикелле көй «исенә» җыелучылар артканнан артты. Өлкәннәр ипләп кенә амфитеатрга утырышты, бала-чага янәшәдәге уен мәйданчыкларына «кунаклады», үсмерләр артист абый-апаларын читтән генә күзәтеп, әзерлек барышы белән танышты. Гадәти шимбә киче бәйрәмгә әверелде дә куйды. Хәер, әлмәтлеләр моңа күнекте инде. Ә шулай да драмтеатр чыгышы үзгә булуы белән аерылып тора, Тукай әйткәнчә, театр яктылыкка, нурга илтә: ул очсызлы күңел ачу чарасы түгел, ә уйландыра, моңландыра, тормышка яңа караш тәрбияли торган сәнгать учагы. Драмтеатрның баш режиссеры Ильяс Гәрәев кичәнең башында ук бу хакта искәртеп, тамашачыларга онытылмас әдәби-музыкаль кичә вәгъдә итте. Максатларына иреште артистлар! Алар башкаруындагы моңлы җырлар йөрәкнең түренә кереп оялады, шагыйрьләребезнең тирән эчтәлекле, шулай ук шаян шигырьләре рухландырды. Моннан тыш, театр биредә кечкенә генә буккроссинг та оештырып алды. Ни гаҗәп, «халык укырга яратмый» дигән гыйбарә «Шәмсенур»га килүчеләргә кагылмый булып чыкты, тиз арада китапларны барлап, алгалап та бетерделәр. Басмалар җитми калучыларны тынычландырасы килә: театрга йөрегез! Биредә спектакльләр карап, үзегезгә мәдәни ял да оештырачаксыз, фойедагы буккроссинг киштәсеннән китаплар алу мөмкинлегегез дә булачак. Сүз уңаеннан, театр 73 нче сезонын 6 октябрьдә ачарга ниятли һәм Мольерның «Лекарь поневоле» пьесасы буенча куелачак спектаклен тәкъдим итәргә җыена. «Тамашачы сезоны» дип аталучы бу дәвердә безне бер-берсен кабатламаучы, төрлелеге, эчтәлеге, куелышы, бизәлеше ягыннан аерылып торучы премьералар, яратып, үз итеп өлгергән спектакльләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса