Дәүләт телләрен үстерүгә 1,1 миллиард сум тотылачак
Татарстанда дәүләт телләрен саклау һәм үстерү буенча программаны 2020 елга кадәр тормышка ашыруга 1,1 миллиард сум тотылачак.
Быел бу максатларга Мәгариф министрлыгы 182 миллион сум җәлеп итә. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, еллык планның 55 проценты, ягъни 99 миллион сум үзләштерелгән инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа