Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Дилә Нигъмәтуллина Әлмәт балаларына гашыйк булды [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

"Мәдәни мохит" проекты барлыгы 52 385 тамашачыны җәлеп итте.

Бу ялларда җәй буе барган проектка йомгак ясалды. Әлмәткә Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар килеп "Шәмсенур" паркында чыгыш ясады.
- Сездә бигрәк җайлы икән. Концертларны фатирдан чыкмыйча да карап
була, - диде танылган эстрада җырчысы Дилә, парк янәшәсендә яшәп, тәрәзәләреннән концерт карап торган тамашчыларга ишарәләп.
Гади һәм ачык артистларны карарга хәтта күрше-тирә районнардан да килгәннәр иде. Халык артистлар белән рәхәтләнеп фотога да төште.
Концерт программалары башка урыннарда да булды. "Нефтьче" Мәдәният сарае каршында Татарстан Республикасы керәшеннәренең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса