Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Чәчкә әни булды!

23 август көнне эстраданың популяр җырчысы Чәчкә әни булды! Нарасый Казанның 3нче бала тудыру йортында 21:35 сәгатьтә дөньяга килгән.

- Кызыбызның авырлыгы - 3,560 кг, буе - 55 см. Аллага шөкер, икесенең дә хәле әйбәт. Табибларга зур рәхмәт белдерәм. Исеменә килгәндә, малай булса - исемне мин кушам, кыз булса - Чәчкә сайлый, дип сөйләшкән идек. Чәчкә үзе баланы күргәч кенә исемен әйтәм, диде, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Чәчкәнең тормыш иптәше Ирек Гибадуллин.

Чәчкә белән Ирекне кызлары туу белән чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, гаилә бәхете, озын гомер телибез!

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса