Реклама
Егерме елга беренче тапкыр "Студентлар язы" фестивале зурдан кубып, нефтьчеләр каласына бөтен көньяк-көнчыгыш төбәк яшьләрен җыйды.
12 апрель көнне "Иске Әлмәт" мәдәният сараенда иң сәләтле студентларны фестивальнең Гала-концертында бүләкләү булды. Бирегә Лениногорск, Бөгелмә һәм башка төбәкләрдән студентлар җыелган иде. Космонавтика көненә багышланган чарада күп кенә кызык мизгелләр булды. Әлмәт студентлары аеруча үзләренең киң кырлы сәләт ияләре булуларын раслады. Матур сөйләм, вокал, театр, хореография һ.б. номинацияләрдә иң-иң дип табылучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Казанда узачак "Студентлар язы" бәйгесенә әлмәтлеләр дә барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+