Реклама
13 апрель көнне Казан командасы "Большие танцы" тамашасының ярымфиналында чыгыш ясаячак.
Казан биючеләренә ике команда, шул исәптән Мәскәү командасы белән көч сынашырга туры киләчәк. Исегезгә төшерәбез: "Большие танцы" тамашасында Россиянең 8 шәһәреннән һәркайсы 100 кешелек 8 команда катнаша. Җиңүче тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Җиңүче шәһәргә Россиянең бию башкаласы исеме биреләчәк, командага акчалата бүләк тапшырылачак. 13 апрель, шимбә кичендә "Россия" каналыннан Казан командасының чыгышын карарга һәм SMS тавыш бирергә мөмкин.
Фото Интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы