Бүген йолдызлар Әлмәткә җыелды [+ФОТОЛАР]
Танылган эстрада йолдызлары кабат Әлмәткә килде.
Татарстанның кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть табуларына багышланган тантананың рәсми өлешеннән соң искитәрлек концерт булды. Ришат Төхфәтуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Марсель Вагыйзов, Сиринә Зәйнетдинова, Резеда Галимова һәм башкалар моңлы тавышлары белән чираттагы тапкыр әсир итте. Ришат Төхфәтуллинның моңнына хәтта микрофон да түзмәде, сүнеп алды, әмма җырчы микрофонсыз җырлавын дәвам итте. Афәрин!






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia