Реклама
Ярминкә өч көн дәвам итәчәк.
Алабугадагы әлеге чарада Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 1,2 меңнән артык һөнәрче катнаша. Шулай ук бирегә быел Эквадор, Литва, Монголия, Үзбәкстан һәм Беларусьтан да осталар килгән. Шишкин буасы янында узучы ярминкәдә VIII Россиякүләм кыңгырау чыңы фестивале дә уздырыла. Анда Россия, Беларусь һәм Италиянең 24 шәһәреннән килгән кыңгырау чыңлату сәнгате вәкилләре үзара көч сынаша.
Ярминкәне тантаналы ачуда Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Һөнәрчеләрнең эшләнмәләре, сатуга куелган товарлар белән танышканнан соң, ул ярминкәнең бай булуын, халык тарафыннан югары бәяләнәчәгенә ышанычын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+