Бүген Әлмәттә бәйрәм
Һәр шимбә "Шәһәрнең мәдәни мохиты" кысаларында калабызның төрле урыннарында күңел ачу чаралары оештырыла. Бүген дә барырга онытмагыз.
Искә төшерәбез: пляжда сәгать 4 тә Казанның "Кызлы йорт" иҗат төркеме чыгыш ясый, "Яшьлек" скверында балалар һәм үсмерләр өчен программа каралган. Гагарин урамына рәсем сәнгатен яратучыларны көтәләр. Драмтеатр артистлары "Әдәби ишегалды"нда булачаклар. Яшьләр үзәгендә төрле бәйгеләр тәкъдим ителә. "Шәмсенур"да Яр Чаллыдан кавер төркем һәм Әлмәт җырчылары чыгыш ясый. Болары 18 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа