Мәдәният. Сәнгать

Бүген Клара Булатовага 80 тула!

Халык кызы, Габдулла Тукай премиясе иясе, бик күп дәүләт премияләренә лаек булган шагыйрә бүген үзенең гомер бәйрәмен билгеләп уза.

Гаҗәп тә соң адәм баласы - булганның кадерен белмибез. Клара Булатова белән чираттагы очрашу кичәсеннән кайткач менә шуларны уйлап утырдым. Дистә вакыт узгач, Тукай һәм Җәлил кебек сүзенең көче, каләменең үткерлеге белән мәңгелек тарихка кереп калачак, китаплары кат-кат басылачак шагыйрәне үзе исән чагында күреп, аралашып калырга кирәк, ләбаса. Әнә, Казанда шагыйрәгә багышланган зур кичә - "Дулкыннар" фестиваленең Гала-концертында легендар әдибәне 20 минутлап аягүрә басып алкышларга күмгәннәр. Хәтта чараны Клара апаның җанатарлары аркасында соңарып башларга туры килгән - бер төркем яшьләр аны чолгап алып, озак яннарыннан җибәрмәгән. Ерактагы кояш якынрак диюләре хак ахрысы...

Ә менә без ул яктан бәхетле - сабый чактан такмаклар чыгарып, туганнарын шаккатырган, студент чагында ук китаплары басылган, аннан Нәдер килене булып, бөтен күрше-тирә авылларында уңган хатын булуы белән дан тоткан бөек мөгәллимә белән һәрдаим күрешеп торабыз. Ялындырып та, иренеп тә тормый ул - чакырган җиргә шунда ук юл тота.

Клара Булатова һәр җирдә көтелгән кунак. Аның һәр сүзе - үзе бер илһам чишмәсе, салмак кына агылган челтер сулы шигъри юлларга тиң. Бер генә фикерен дә уйламыйча әйтмәс. 2 нче Идел буе халыклары әдәбияты китапханәсендә узган очрашуда да ул, сүз алгач: "Укытучы кеше утырып сөйли алмый инде" дип тугызынчы дистәсенә керүенә карамастан, аягүрә басты. Зал тын калды - бу юлысы кайсы сүзне рифмага салыр икән?!

Бер караганда аның турында һәр әлмәтле барысын да яттан белә төсле. Шагыйрәнең тормышын белер өчен әллә ни эзләнергә дә, автобиографиясен укырга да кирәкми. Шигырь-поэмаларында бар да ап-ачык тасвирланган. 52 ел әйдәп баручы, иң сөекле мөгәллимә булып эшли, башта авыл мәктәпләренә фәлән чакрымнар йөреп татар телен укыта, аннан Әлмәт шәһәр гимназиясендә, татар-төрек лицеенда, муниципаль институтта меңләгән студентлар күңелендә әдәбиятка мәхәббәт уята. Әллә шуңамы, ул үзен Әлмәттә җәяү йөри торган бердәнбер укытучы дияргә ярата.

- Укучыларым янына бер вакытта да китап-журнал күтәреп йөрмәдем. Минем ике зур байлыгым бар: берсе - хәтер, икенчесе - китаплар. Укучыларымны да шуңа тыңлаучылар дип атый идем. Нәрсә борчыймы? Кыз балаларның инсафлы булуларын телим. Татар кызлары озын толымнары, саф күңелләре һәм нәзәкатьле булулары белән матур, - ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре медицина көллиятеннән килгән студентларга.

50 ләп китап авторы, иҗаты һәм фидакарь хезмәте өчен бик күп дәүләт бүләкләренә ия булган шәхес өчен авылдагы асылмалы басма да, гади генә чияле алка да үзгә булып күренә, аның шигырьләрендә урын ала. Тегүгә һәм чигүгә дә маһир язучы Әлмәт хатыннары күзләрен кыздырып бер төндә күлмәк, итәк тегеп тә кия алган әле. Аның сәләтләрен саный китсәңме?.. Кыскасы, ул үзе дә хакыйкатьле холкы, үзгә матурлыгы һәм кылган гамәлләре белән берәр шигъри поэмада чаялыгы белән күңел кылларын уята торган серле героиня була алыр иде.

Реклама

Клара Булатова диюгә һәркем үзенә кагылышлы берәр тарихны, очрашу мизгелен исенә төшерер. Талантлы әдибә белән бәйле җанга якын хатирәләр һәркемдә бихисап. Халык кызы исемен алган Ханым-Әби йөрәгенә күпләрнең эч серләре дә сыйган әле.

Узган ел берничә китабы өчен ул югары дәрәҗәле бүләккә - Габдулла Тукай премиясенә лаек булды. Лаек булды! Бу сүзгә аерым басым ясарга кирәк. Алды да, бирделәр дә түгел, ә нәкъ менә лаеклы рәвештә аңа ия булды. Әмма Тукайның акылына таң калып, аның җанын яшәтүче, Туфан кебек шигырь осталарының рухын саклаучы бу ханымга ул дәрәҗә генә аз! Халык язучысы исеме кәгазьдә расланып, махсус таныклык бирмәсәләр дә, ул дәрәҗәгә күптәннән лаек булды бит ул.

Быел узган "Дулкыннар" республикакүләм фестивале дә Клара Булатовага була рекорд куйды. Меңнән артык катнашучы, шуларның 300 дән артыгы диярлек Әлмәт төбәгеннән! Казанда шагыйрәне шулкадәр олылап, җылы каршылаганнар ки, хәтта ул дәрәҗәдәге хөрмәтне аның үз туган җирендә дә күргәне булмагандыр. Хәер, безнең төзәлергә вакыт бар әле. Туып-үскән җиренә йөзләгән әсәрендә мәдхия укыган язучының 80 яшьлек юбилей кичәсе апрель аена планлаштырылган. Тәүге тапкыр "Иске Әлмәт" мәдәният йортында үзенең шигырен укып, халык йөрәген бер мәлдә үк әсирләгән шагыйрә янә шул сәхнәдә балкыячак. Авыл мәктәбенең гади укытучысы ролендә, нефтьчеләргә багышлап язган бер шигыре белән генә түгел, Әлмәтнең мактаулы кешесе, безнең төбәкне бөтен республикага таныткан иң якты һәм кабатланмас шагыйрә, Халык кызы буларак. Димәк, 20 апрельдә шигъриятле моң кичәсендә күрешкәнгә кадәр!

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бүген Клара Булатовага 80 тула!
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать