Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Безнең “десант”ны десантчылар көтеп ала

Һәр җырчы, музыкаль коллектив чыгышыннан соң алкышлар озакка сузылды. Әлмәтлеләрне II дәрәҗә Кутузов орденлы 31 нче Гвардиянең аерым десант-штурм бригадасының актлар залында әнә шулай кабул иттеләр.


Хәрби частьның наряд һәм каравыл торудан буш булган барлык десантчылары алдында "Мириданс" хореография ансамбле, Хәким Акмалеев, Ринат Сабиров, Ленара Мияссәрова, "Лира" җыр театры һәм нефтьчеләр башкаласында исемнәре яхшы таныш булган башка җырчылар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Часть десантчылары белән очрашу сугышчы якташларга традицион "десант" кысаларында булды. Десантчыларга кунакка район башкарма коиитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов, хәрби комиссар Ришат Сабиров, кадет сыйныфлары укучылары, хәрби-патриотик клубка йөрүчеләр, югары уку йортлары студентлары да барды.
Ульяновск шәһәре читендә урнашкан II дәрәҗә Кутузов орденлы 31 нче Гвардиянең аерым десант-штурм бригадасы - әлмәтлеләр шефлык иткән өченче хәрби подразделение. Сызрань һәм Төньяк флоттагы хәрби подразделениеләрдәге кебек үк биредә дә безнең район егетләре хезмәт итә һәм әлеге бригада да иң яхшылардан санала. Шунысын әйтергә кирәк, бу элиталы частьларга эләгү җиңел түгел. Хәрби хезмәткә чакырылучылар әхлакый, психологик һәм физик күрсәткечләр буенча җентекле сайлау уза.
Бүген 31 нче бригадада Әлмәт районыннан чакырылган 30 десантчы хезмәт итә. Часть командованиесенең нефтьчеләр башкаласы белән хезмәттәшлегенә моннан ун ел элек Әлмәтнең хәрби комиссары Ришат Сабиров инициативасы белән нигез салына. Шефлык итү тәкъдименә район җитәкчелеге дә теләктәшлек күрсәтә. Өч ел элек элемтә тагын да ныгый төшә, десантчылар янына иҗат коллективлары да бара башлый.
31 нче десант бригадасының тәрбия эшләре буенча командир ярдәмчесе Илүс Зәйнәгетдинов Әлмәт егетләренең ВДВ мундирына тап төшермәүләрен әйтте. "Соңгы елларда алар физик яктан да, рухи яктан да тагын да әзерлеклерәк киләләр. Моннан тыш күпләр хәрби-учет белгечлегенә ия", - диде подполковник. Моңа нигез дә бар. Чөнки калабызда спортның 52 төре үсештә. Хәрби-патриотик тәрбия буенча без бишенче ел инде республикада беренче урын яулыйбыз.
Аерым десант-штурм бригадасы командирлары да үз чиратында Әлмәттә кунакта еш була. Алар армиягә чакырылучылар, студентлар, кадетлар белән очрашалар.
Роберт Фазылов частьта биш ай хезмәт иткән инде. Ул физкультура техникумын тәмамлау белән армиягә алынган. ВДВдагы хезмәт турында биредә десантчы булган абыйсы сөйләвеннән белгән. Ул авырлыклар кичермәвен, кешеләрне яхшырак аңлый башлавын әйтте.
Ә менә Сергей Александров башта ВДВда хезмәт итә алмам дип уйлаган булган. Әмма вакыт узу белән җайга кереп киткән. Аңа да хезмәт ошый. Сергейның киләчәккә планнары зурдан. Иң беренче эш итеп ул төзүче инженер белгечлеге буенча эшкә урнашырга уйлый. Сергей биредә туганнарын һәм якыннарын ныграк ярата башлавын яшермәде.
Икенче бер якташыбыз Марат Йосыпов 31 нче аерым десант-штурм бригадасына Әлмәт политехникумын тәмамлаганнан соң һәм хоккейда уйнавы аркасында эләккән. Хәрби хезмәтнең алты ае артта калган инде. Марат һәркем хезмәт итәргә тиеш дип исәпли. Аңа нәкъ менә армия хезмәте тормыш вак-төяге булып тоелган нәрсәләргә дә җитди карарга ярдәм итә.
Кадетларны һәм армиягә чакырылачак студентларны часть территориясе белән таныштырдылар. Аларга десантчыларның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен сөйләделәр, хезмәт урыннарын күрсәттеләр.
Кайчакларда иптәшләр һәм командирлар белән барысын да уртаклашып булмый. Мондый чакларда дин әһелләре ярдәмгә килергә әзер. Укыту-тренировка корпусы белән янәшәдә гыйбадәтханә урнашкан, шулай ук штаттан тыш мулла - Али хәзрәт бар. Аның тырышлыгы белән частьта Корбан бәйрәме билгеләп үтелгән.
Концерт программасы тәмамланганнан соң артистлар да якташлары белән аралашты, көнкүреш шартлары, хезмәтләре белән кызыксынды. Армиягә чакырылучы егетләрдә барысын да үз күзләре белән күргәч әлеге частьта хезмәт итү теләге артты. Бу шатландыра, әлбәттә.
Р.Арысланов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250