Башкортстанның Мәҗит Гафури драмтеатры әлмәтлеләргә «Бәхет хакы» спектаклен алып килә [+ ФОТОЛАР, ВИДЕО]
«Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасы Халисә Мөдәрисованың «Бәйге хакы» повесте нигезендә туган спектакль. Бәхет хакы нидә соң?
Төп герой - Зариф - композитор, музыкант, җырчы, җитәкче - иҗатка мөкиббән китеп, үз вакытында гаиләсенә бик үк игътибар бирми, өлкән яшькә җиткәнче «сәхнәгә хезмәт итү боларның барысын да аклаячак», дигән фикердә яши. Зариф шәхес буларак көчле, тормышта туктаусыз нидер эзли, яшәү мәгънәсен табарга тырыша, бәхет көтә, үзенең бар язмышын сәхнәгә багышлый. Шушы чиксез ышану үзен генә түгел, ә бар якын кешеләрен дә, телиме алар, юкмы, төп геройның тормыш даръясында йөртә. Гомере ахырында Зарифның ялгыз калуы үткәнен исенә төшерә. Спектакль, жанрыннан ук күренгәнчә, махсус язылган җыр-моңнар белән үрелеп бара. Төп рольне - Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фидан Гафаров башкара.
Фидан Гафаровның йөрәкләргә үтеп керерлек моңлы тавышына сокланмаган кеше бар микән? Заманында «Фиданны карар өчен генә» театрга йөргән тамашачылар бик күп булды. Ул әле дә гаять популяр. Соңгы елларда артист сәхнәдә сирәгрәк күренә. Ләкин аның сәхнәдә яңа рольдә күренүе - үзе үк зур вакыйга. Бүген «Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасы аншлаг белән бара. Бу музыкаль спектакль җыр-моң белән генә түгел, сәхнәгә куелышы ягыннан үзенчәлекле булуы белән дә әсир итә.
Төп герой Зариф хыялланырга мөмкин булган барлыҡ биеклекләргә дә ирешкән. Дан-шөһрәт, матди яктан җитеш тормыш, яраткан эше - барысы да бар. Ләкин бәхетлеме соң ул? Һәм, гомумән, бәхет үзе нидә? Аңа ирешү өчен нинди хак түләргә? Гомеренең ахырында шушы сорауларга җавап табарга тырыша Зариф. Соңыннан күңелсез нәтиҗәгә килә: ул беркемне дә бәхетле итә алмаган ләбаса...
Ә бәлки… Бәлки әле соң түгелдер?






.jpg)


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia