Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бари Алибасовның пиар-директоры сенсацияле белдерү ясады

Бари Алибасов һәм "На-На" төркеменең пиар-директоры Вадим Горжанкин сенсацияле белдерү ясады

Продюсер вәкиле сүзләре буенча, Алибасовның хастаханәдә ятуы - җентекләп уйланылган һәм акрынлап тормышка ашырылган шоу. Торба чистарту өчен тәгаенләнгән сыекча эчеп агулану вакыйгасы популярлыкны саклау ниятеннән уйлап чыгарылган.   Горжанкин бу спектакль белән хәтта горурлана да. "Бу вакыйга - шәхси тормыштагы күңелсез вакыйгаларны да файдага кулланып булганлыгын күрсәтә. Шул рәвешле әлеге "озакка сузылган сериал" туды да инде. Әйткәндәй, вакыйга әле тәмамланмады. Бу шоуның ахыры дәвам итә", - дип белдерә Алибасовның вәкиле.+   Бари Алибасовның агуланып дәваханәгә эләгү тарихы нибары уйдырма икәнлеген күп Русия йолдызлары һәм социаль челтәрләр кулланучылары аңлаган. Һәм продюсерның бу адымын ямьсез күренеш дип бәяләгән. 

Автор: Әлфия Шакирҗанова. 

Фото:Инстаграм

https://omet-rb.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса