Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Баллы ярминкә [+ФОТОЛАР]

1 нче урта белем бирү мәктәбе коллективы Нәүрүзне башка еллардагыдан һәм күп кенә уку йортларыннан аермалы буларак уздырдылар. Барлык сыйныф укучыларын, аларның ата-аналарын берләштергән әлеге бәйрәм мартка бирешергә теләмәгән кышкы һава торышына да карамастан, бик җылы һәм ... туклыклы булды.

Эш шунда ки: быел Нәүрүзне оештыручылар укучыларның сату-алу сәләтен тикшерү максатын күз уңында тотып һәм бердәмлектә сынап баллы ярминкә уздырырга булдылар һәм бәйрәмгә әзерлек тә күп кенә гаиләләрне берләштереп, рәхәт мәшәкатькә чумырды. Чарага берничә көн кала ук (бәхеткә бәйрәмгә әзерлек чирек азагы ахырында, димәк ата-аналар җыелышы вакытында барды) һәр сыйныф бер-берен уздыру нияте белән әзерләнәчәк ризыкларны барлап, киеләчәк костюмнарына чаклы планлаштырып куйды. Ә җыр-моңга осталарны барлап концерт әзерләү һәм бәйрәм хөрмәтенә карга боткасы пешерүне мәктәп җитәкчелеге үз өстенә алды.
Бу җаваплы эштә балаларның катнашканы күренеп тора - һәрберсе үз ризыгын бик кадерләп пешерелгәнен сөйләп, кызыклы уенга кушылганына канәгать булып сата да, бик рәхәтләнеп ала да. Ярминкә "киштәләрендә" ни генә юк: бавырсак һәм чәк-чәкләр, коймаклар-тәбикмәкләр, бизәкле-татлы печеньелар, кабартма-кыстыбыйлар... Бик уңганнарының хәтта чәйләренә чаклы бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса