Реклама
Әлмәтнең ветераннар оешмалары арасындагы үзешчән сәнгать форумы башлангыч биргән "Балкыш" республика фестиваленә 13 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә гала-концерт белән нокта куйдылар.
Чарада ТР парламенты җитәкчесе, фестивальнең оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм фестиваль җиңүчеләрен бүләкләде. Алар арасында Гран-при иясе - ветераннар хоры һәм Әлмәт районы ветераннар советының мәдәният эше буенча даими комиссия рәисе Лидия Старшинина да бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы