Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Азалия Зиннәт: «Чүп утарга яратмыйм, уңыш җыярга гына яратам»

Җәйге матур көннәрне кем ничек уздыра бит. Кемдер гаиләсе белән күлелле сәяхәтләр планлаштырса, кемнәрдер ерак сәфәрләргә китмичә, ялларын бакчаларында гына үткәрә, ә кемнәрдер, киресенчә, ял турында уйламыйча, эш белән генә мәшгуль.

Җырчы туташ Азалия Зиннәт исә әти-әнисенә янына туган якларына да кайтырга, бик күп яңа җырлар яздырырга, костюмнар тектерергә, клипларына кызыклы сценарийлар да уйларга, чит илгә сәяхәтен дә планлаштырырга өлгерә.

- Әти-әнием янына кунакка кайтырга яратам. Безнең үзебезнең бакчабыз бар. Анда бик күп чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчә үсә. Алар инде үз бакчаларында үскән кыярлар белән сыйлана. Ә менә үзем бакчада казынырга, чүп үләне утарга яратмыйм. Уңыш кына җыярга кайтам (Көлә). Аның да егерме проценты эчкә кереп урнаша, - дип елмая Азалия.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса