Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Авыл тарихы китапта

Кәләй авылы Мәдәният йортында зур тантана - «Кәләй авылы асыл җир икән...» китабын тәкъдир итү кичәсе үтте. Әлеге басма авылның 285 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән. Аның авторы - әлеге торак пунктта яшәп иҗат итүче Зинаида Захарова.

Кичәгә китапка олуг зат буларак кертелгән, легендар шәхес Зөфәр Газиз улы Шәйдуллинның улы - Азнакай муниципаль районы башлыгы М.З.Шәйдуллин, «Татнефть» ААҖ баш хисапчысы И.Г.Гарифуллин, башка мәртәбәле затлар, китапның төзүчесе һәм әдәби мөхәррире Н.Акмал, шеф-мөхәррире Рафис Корбан, Әлмәт язучылар оешмасы рәисе И.С. Нәбиуллина, язучылар, шагыйрьләр, киң җәмәгатьчелек килгән иде. Алар үзләренең чыгышларында бу басманың әһәмияте, бик вакытлы дөнья күрүе турында сөйләделәр.
Китап унике бүлектән тора. Ул бай тарихлы Кәләй авылының данлы юлларын да, асыл улларын, кызларын да, торак пунктның гореф-гадәтләрен дә, бүгенгесен дә үз эченә алган. Китапның тышлыгы да, бизәлеше дә матур, үзенә җәлеп итәрлек итеп эшләнгән. «Кәләй авылы тарихына багышланган бу китап соңгысы түгел», - диделәр әлеге тантанада. Амин, шулай булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250