Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Алтын битлек” Әлмәттә! [+ФОТО]

Мәртәбәле бүләкне Әлмәт татар дәүләт театрында килеп күрергә була.

"Алтын битлеге"н мәрхүмнең тормыш иптәше Гөлнара ханым башка шәхси әйберләре белән бергә Татарстанның милли музеена тапшырган була. Әлеге мәртәбәле Россия милли театраль премиясенә Камал театрының элеккеге баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов 2001 елда фестивальнең "Намус һәм дәрәҗә" номинациясендә лаек була.
«Алтын битлек»нең Әлмәткә килүе дә бер дә очраклы түгел - безнең мәртәбәле театр фестиваленә ике тапкыр эләккәне бар. Беренчесе - Шекспирның "Ромео һәм Джульетта" спектакле белән. Искәндәр Сакаев куйган сәхнә әсәре фестивальнең лонг-листына эләгә һәм 2015 елның мартында әлмәтлеләр аны Мәскәү тамашачысына күрсәтә. Быел исә "Алтын битлек" экспертларына шулай ук Искәндәр Сакаев режиссерлык иткән "Бистә фәрештәсе"н күрсәтү мөмкин булды.
"Алтын битлек"не театр фойесында 4 майга чаклы килеп күрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса