Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Алсу Әбелханова ни сәбәпле бик дулкынлана?

Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова "Алтын мөнбәр" ХII халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу һәм ябылу тантаналарын алып барачак.

- 5 сентябрьгә кадәр бик аз вакыт калды. Шундый зур чараны алып бару җаваплы эш, шуңа күрә бик дулкынланам, борчылам. Кызыл келәмнән узучы кунакларны татар кызы образында ике телдә сөйләшеп каршы алырга кирәк булачак. Минем белән бергә ачылыш тантанасын Россиянең танылган актеры Борис Львович та алып барачак, - диде безгә җырчы.
Шунысын да язып үтик, Алсу әле күптән түгел генә гаиләсе белән Болгариядә ял итеп кайткан. Аңа кадәр тормыш иптәше белән икәү генә Испаниянең Барселона шәһәренә сәяхәт кылганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса