Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Ачыктан-ачык бәхәс [+ФОТОЛАР]

Узган атнада Әлмәттә «Friendzone» төбәкара режиссерлар лабораториясе эшләде. Казан һәм Уфадан килгән 4 яшь режиссер яшүсмерләр темасына багышланган текстлардан спектакль эскизлары тәкъдим итте. Әлмәт драмтеатрындагы әлеге тәҗрибә – беренчесе. Проектның төп максаты – үсмерләр өчен актуаль текстлар эзләү, репертуар булдыру, бу юнәлешкә яшь режиссерларны җәлеп итү.

Мактау сүзләре дә, тәнкыйть тә биредә ачыктан-ачык яңгырый. Театрның кече залларында куелган спектакль өзекләренә тамашачы шунда ук бәя бирә. Лаборатория шуның белән кызыклы да. Башкортстанның, Татарстанның танылган театр белгечләре дә һәр эскизга үз фикерләрен җиткерде. Режиссерлар Олег Кинҗәгулов, Илшат Мөхетдинов, Әминә Миндиярова һәм Регина Саттарова алдына куелган бурыч җитди – 2 сәгатьлек спектакльдән 4 көн эчендә 20 минутлык эскиз әзерләү. Иң мөһиме, ул эчтәлеге, куелышы, геройларның уйнавы белән тамашачы күңеленә үтеп керергә тиеш. Шәхсән мин өч эскизны ошаттым, әмма аларның барысы да яшүсмерләргә кызык булыр микән?

«Костик»

Әлеге спектакльне сәхнәләштергән Илшат Мөхетдиновның хезмәтен күпләр югары бәяләде. Балалар йортында үскән кыз (Рузилә Шәймөхәммәтова) белән улы Костикны эзләүче ана (Наилә Нәҗипова) тарихы күңелне җилкендерә. Артистларның сәхнәдә яшәве, хис-кичерешләренең ясалма булмавы соклану уятса, сәхнәдә кулланылган алымнар гаҗәпләндерде дә. Бу очракта режиссер гади, әмма мәгънәле реквизит – ярма белән эчтәлекне дә баета, куелышка да үзенчәлек өсти. Ярма сибү нидер югалтуны, ә шытым табышны да аңлата. Кыз белән ананың Костяны мәңгелеккә югалтып, ике ялгыз җанның бер-берләрен табуларын җиткерүдә моннан да яхшырагы юк.

«Танцы+»

Яшүсмерләр өчен куелган әлеге спектакль нәкъ аларның үзләре турында. Күчеш чорында күзәтелүче бунтарьлык, астыртынлык, низаглашу, үзеңнекен исбатларга тырышу, аңлашмау кебек сыйфатлар сәхнәдә ярылып ята. Бию түгәрәге барышында танышларының үлеме турында хәбәр алган малай-кызлар ачыктан-ачык үз фикерләрен әйтә, хәтта өлкәннәргә турыдан-туры җиткерә алмаганны да. Шуның белән ул әти-әниләр өчен дә кызыклы булырга тиеш: бу яшьтә баланың эчке халәтен чамалауда һәм ике арадагы мөнәсәбәтләрне саклап калуда куелышның файдасы тими калмас. Музыка һәм биюләр белән баетылган очракта (замана балаларына якынаю алымы буларак) спектакль уңышлы булыр кебек. Исеменнән күренгәнчә, тел белән әйтә алмаганны бию аша җиткерү мөмкинлеге дә бар. Режиссер Олег Кинҗәгулов әлеге әсәрне сайлап ялгышмаган.

«Оскар и Розовая дама»

Дүрт эскиз арасында аеруча йөрәкне тетрәндерү һәм җитди уйландыру көченә ия булуы белән хәтердә калды. Яман шеш белән авыручы Оскарның

12 көннән соң йөрәге туктаячагын белүе, аның авыр кичерешләре, Роза ханымның уены аша малайның бай тормыш юлы «узуы» күпләрне битараф калдырмас. Әмма барлык яшүсмерләрне дә спектакль җәлеп итәрме? Бу алар өчен алай ук якын тема түгелдер, мөгаен.

«Крысолов»

Яшермим, миңа бу эскиз ошамады, гәрчә аны оештыручылар «бомба» дип тәкъдим итсәләр дә. Режиссер Регина Саттарова куелышны без күнеккәнчә - утырып карый торган итеп эшләмәгән. Театр буйлап зур төркем белән тыз-быз йөрү, кысан ишекләрдән керү-чыгу, идән астына төшү, караңгыда тигезле-тигезсез җирдән озын коридор буйлап бару (ярый телефоннарда фонарь бар) һәм нәтиҗәдә шартлар тудырылмаган бер почмакта артистларның сүзләрен ишетү түгел, үзләрен дә күрә алмау мине чыгырдан чыгарды. Спектакль берничә яшүсмернең экология өчен көрәш алып барулары хакында. Темасы яхшы, әмма сенсация артыннан куучы режиссер тамашачыны «куып» йөреп спектакльнең тәмен генә җуйды, башлангыч этапта алган кичерешләр бер мәлдә юкка чыкты. Кыскасы, яшүсмерләргә генә түгел, өлкәннәргә дә мондый сәяхәт теләмәс идем.

 

Режиссерлар лабораториясенең уңышлы узуында шик юк. Булганнарын югалтмыйча, яңа тамашачыларны, аеруча яшьләрне җәлеп итүдә, яңа алымнар, яңа караш, яңа тәҗрибә булдыруда әлегедәй бәхәснең үсеш өчен дөрес юл күрсәтү ихтималы зур. Әлмәт театры кайсы спектакльне үз репертуарына кертер – әлегә билгесез. Әмма аның тамашачы белән ачыктан-ачык аралашуы ук театрның хак юлда икәнлеген күрсәтеп тора.

 

Нияз Игъламов,

Г. Камал исемендәге театрның әдәби бүлек мөдире, проект җитәкчесе:

– Әлеге лаборатория актерларга яңа шартларда яңа режиссерлар белән үзләрен сынап карауны күз уңында тотты. Читтән килгән режиссер исә театрда кемнең ничек уйнавын белми. Кайчакларда ул икенче пландагы актерларны төп рольләргә куеп, алардагы яшерен сәләтләрне ача.

 

Фәридә Исмәгыйлева,

Әлмәт драмтеатры директоры:

– Театрда һәрвакыт яңалык булырга тиеш. Эзләнү булмаганда биредә тормыш тукталып калачак, репертуар театрында бигрәк тә. Театр –экспериментлар урыны. Бүгенге тәҗрибә кирәк иде. Китап мондый нәрсәләргә өйрәтми. Әлеге практика, мондый белгечләр белән аралашуны берни алыштыра алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса